Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тормыш сыйфаты хезмәт уңышына бәйле

Аксубай районы Республика көнен күтәренке кәеф һәм төрле тармаклардагы уңай үзгәрешләр белән каршылый. Безнең район башлыгы Камил Гилманов белән бәйрәм алды әңгәмәбез дә нәкъ шул турыда барачак. -Камил Камалович, кагыйдә буларак, язгы-җәйге чор чәчү һәм урып-җыю эшләрен үз эченә ала. Район игенчеләре Республика көнен нинди уңышлар белән каршы алалар? -Уңыш...

Аксубай районы Республика көнен күтәренке кәеф һәм төрле тармаклардагы уңай үзгәрешләр белән каршылый.


Безнең район башлыгы Камил Гилманов белән бәйрәм алды әңгәмәбез дә нәкъ шул турыда барачак.

-Камил Камалович, кагыйдә буларак, язгы-җәйге чор чәчү һәм урып-җыю эшләрен үз эченә ала. Район игенчеләре Республика көнен нинди уңышлар белән каршы алалар?

-Уңыш турында сүз алып барганда, игенчеләрнең тырыш хезмәтен билгеләп үтми булмый. Авыл хуҗалыгы формированиеләренә язгы кыр эшләрен кыен шартларда үткәрергә, авыл хуҗалыгы техникасын һәм агрегатларны ремонтларга, барлык агротехник срокларны да үтәп минераль ашламалар кертергә туры килде. Һава торышы быел да үз төзәтмәләрен кертте - май-июнь айларында явым-төшем бөтенләй булмады. Ә июль аендагы яңгырлар һәм бөртекле культураларны игү буенча заманча технологияләр куллану хәлне үзгәртергә ярдәм итте. Бу яхшы нәтиҗә бирде, уңыш гектарыннан 20 центнердан артык тәшкил итә. Әмма шуның белән бергә соңгы вакытта ешлаган яңгырлар уракның бераз сузылуына китерде. Бүгенге көндә уңыш районда барлык мәйданның 80 процентыннан җыеп алынган, игенчеләр һәр сәгатьнең кадерен белеп, һәр матур көннән файдаланып, урып-җыю эшен соңгы гектарларда алып баралар.

Районның авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышта инвесторларның, кече хуҗалык итү субъектларының, фермерларның тырышлыгы һәм хезмәте зур. Җирдә эшли белүче уңган җитәкчеләрне билгеләп үтми булмый. Болар үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән инвестор Рәис Сөләйманов ("Аксу Агро") һәм агрофирманың генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов. Әлеге агрофирмада эш җайга салынган һәм, табигый ки, барлык тармакларда -терлекчелектә дә, игенчелектә дә үсеш күзәтелә.

"Аксубай" агрофирмасы" ҖЧҖ дә югары күрсәткечләргә иреште. Әлеге җирдә генераль директор Илнар Сөниев, директор Әхнәф Сөниев һәм аларның командасы килеп эшли башлагач, яңа авыл хуҗалыгы техникасы, югары продуктлы кукуруз орлыгы сатып алынды. Алар иске техниканы ремонтлап, яңаларын эштә кулланып, техниканы ягадан да җәлеп итеп, чәчүне вакытында башкарып чыктылар.
"ВАМИН-Аксу" агрофирмасы быел бөлгенлеккә төште, аның базасында "Сөт иле Аксу" агрофирмасы оешты. Аның җитәкчесе Искәндәр Зәйдуллин - тәҗрибәле авыл хуҗалыгы белгече буларак төп хезмәт коллективын саклап калып, запас частьлар белән авырлыклар булуга карамастан, техниканы кырга чыгарга вакытында хәзерли алды. Бу агрофирма да шулай ук авыл хуҗалыгы эшләренең барлык циклын үтәп, уңышлы эшли -чәчүне төгәлләделәр, азык хәзерләделәр, бөртеклеләрне урып-җыюны алып баралар.

Кече авыл хуҗалыгы субъектларыннан Алмас Заһидуллин, идарәче Мансур Минебаев җитәкчелегендәге "Сөлчә" ("Алтэкс") агрофирмасын билгеләп үтәргә кирәк. Быел монда яңа "Полесье" азык хәзерләү комбайны сатып алдылар, азыклар җитәрлек күләмдә хәзерләнгән, урак та уңышлы бара.
Шулай ук күптармаклы "Актай" фирмасын да яхшы яктан гына әйтеп үтәр идем, игенчелектәге уңышлар белән бергә монда эшкәртү производствосы да үсеш ала. Агрофирма районны экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итә-бөртек үстерүдән алып, икмәк пешерүгә кадәр барлык эш циклы да башкарыла, ә актайлылар җитештергән лимонадны барысы да күптән яратып өлгерде инде.

Агрофирмада шулай ук ат үрчетү дә алга киткән. Бертуган Иван һәм Игорь Шугаевлар җирдә хезмәт куюлары һәм токымлы ат үрчетүләре белән ихтирам һәм хөрмәт казаналар. Аксубай чабышкылары һәр елны Сабантуйда катнашып призлы урыннарны яулыйлар. Алар шулай ук район данын яклап республика, бөтенроссия, халыкара ярышларда да катнашалар.
"Колос" ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Чукинны чын-чынлап җир кешесе дияргә була, ул монда туып үскән, авылны саклап калган. Ул иген игә, терлекчелек тармагын җәелдерә, кешеләрне эш белән тәэмин итә-Чуаш Адәмсуы авылы өчен безнең күңелебез тыныч һәм якын араларда монда фельдшерлык пункты төзүдә ярдәм итәчәкбез.

Республика көне алдыннан аксакал, районның Мактаулы гражданины, депутат-"Аксубайсервис" җитәкчесе Анатолий Савиновның авыл хуҗалыгы тармагына керткән хезмәт өлешен билгеләп үтәсем килә. Ул җитәкләгән оешма әче туфракка известь кертү белән шөгыльләнә. Монда барлык күрсәткечләр -хезмәт хакы, салымнар түләү, техникадан нәтиҗәле файдалану буенча да тәртип.
Үзләрен яхшы яктан күрсәткән хуҗалык җитәкчеләре белән беррәттән район территориясендә элеккеге колхоз-совхозлар урынына фермер хуҗалыклары да эшләп килә. Марат Сафин, Илдус Вафин, Илдус Сөләйманов, Рәфис Сагиров, Гайфетдин Сыраев, Әлфирә Шакироваларның гаилә фермалары, үз эшләрен яңа башлаган фермерлар Олег Ермолаев, Алмаз Фәссәхов, Валерий Сапиев уңышлы гына эшлиләр.
Авыл хуҗалыгындагы югары нәтиҗәләр турында сөйләгәндә әлеге уңышларның беренче чиратта кешеләрнең тырыш хезмәтенә бәйле булуын әйтергә кирәк. Нинди генә заманча техника булмасын, ул бары тик чын белгечләр кулында гына табыш китерергә мөмкин. Әлеге кызу урак өстендә кыр хезмәтчәннәре турында җылы сүзләр әйтми калу мөмкин түгел, нәкъ менә аларның тир көче белән ындыр табаклары иген белән тула.

-Районда бер-бер артлы яңа объектлар сафка баса, бу атнада гына да яңа мәктәп һәм күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды.
-Соңгы биш елда районда мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы тармакларында сизелерлек үсеш күзәтелә. Агымдагы елда төзелеш өчен генә дә район ярты миллиард сум акча үзләштерде. Мондый зур төзелешләрнең сиксәненче еллар уртасыннан бирле булганы юк. Төзекләндерү төрле юнәлештә алып барыла - соңгы ике елда районда 6 фельдшер пункты, өч күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды, балалар бакчасы, мәктәп һәм юллар төзелә, чишмәләр төзекләндерелә, төрле объектларга капиталь ремонт ясала. Болар барысы да федераль, республика һәм җирле программалар нигезендә, төрле нефть компанияләре ярдәме белән эшләнә һәм район халкында киләсе көнгә ышаныч тудыра. Әйтик, районда яңа объектлар төзелеп кенә калмый, алар заманча җиһазлар, лабораторияләр белән дә баетыла. Әминә Вәлиуллина җитәкчелегендәге мәгариф системасына тукталып үтәсе килә, бу өлкәгә соңгы елларда район һәм нефть компанияләре тарафынннан шактый акчалар тотылды, нефтчеләр ярдәме белән мәктәп һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелде, төрле спорт объектлары төзелә. Сүз уңаеннан, спорт комплексы төзү һәм спорт мәйданчыклары булдыру районда бадминтон, мини-футбол, самбо, дзюдо кебек спорт төрләре үсешенә китерде. Бүгенге көндә кайбер спорт төрләре буенча без республикада беренче унлыкка керәбез. Безнең республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган спортчыларыбыз да бар.

Бистәдә төзелеп килүче бассейн шулай ук «Татнефть» компаниясеннән бүләк, аңа 182 миллион сум күләмендә акча тотылды. Әлеге оешма җитәкчеләре -экс-генераль директор Шәфәгать Тәхаутдиновка һәм хәзерге башлык Наил Магановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук районны төзекләндерүдә ярдәм итүче нефть компанияләренә, аларның җитәкчеләре «ТАТЕХ» генераль директоры Ирек Хәйруллинга, V чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Шамил Яһудинга рәхмәт әйтәсе килә. Нефтчеләр безнең борчу проблемаларны хәл итүдә һәрчак ярдәмгә киләләр.

-Сәламәтлек саклау өлкәсе турында әйтеп китсәгез иде, анда нинди үзгәрешләр бар?

-Үзгәрешләр шактый. Соңгы өч елда кирәкле барлык җиһазлары да булган алты ФАП төзелде, аларның берсе Урмандеево күпфункцияле үзәгендә урнашты, тиздән Яңа Ибрайдагысы ачылачак, Яңа Чуаш Адәмсуында да шундый пункт төзергә уйлыйбыз. Район үзәк хастаханәсе үзгәртеп корылды, анда заманча җиһазлар кайтарылды. Әлегә анда белгечләр җитешми, бу юнәлештә сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз, яшь медицина белгечләрен торак белән тәэмин итү республика программасына керергә планлаштырабыз. Минем фикеремчә, бу проблема хәл ителерлек.

-Мәдәният елында тормышыбызны бәйрәмнәр белән бизәүчеләр игътибар үзәгендә...

-Алар һәрчак игътибар үзәгендә, алардан башка районда бер генә чара да үтми, мәдәният хезмәткәрләре безнең тормышыбызга шатлык алып киләләр, күңелләрендәге җылылыкны район халкына өләшәләр. Бүген алар Республика көненә багышланган бәйрәм чарасына әзерләнәләр, бәйрәмнәр алар өчен эш көне. Барлык артистларыбызга, җырчыларыбызга зур рәхмәт әйтәсе килә, аларның таланты район, республика күләмендәге генә түгел, халыкара һәм Россия бәйгеләрендә дә югары бәягә ия булды. Безнең яшь йолдызчыкларны - сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йортына йөрүче сабыйларны Абхазия һәм Сочида да беләләр. Безнең көчле укытучыларыбыз, мәдәни өлкәне үстерү өчен җан атучы оста җитәкчеләребез бар - алар мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов, район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова, китапханә системасы директоры Ирина Телешева, сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова. Авыл китапханәләре һәм музейлар эшенең җанланып китүе сизелә, мәдәни учакларда да үсеш күзәтелә.

Мәдәният хезмәткәрләре грантлар оталар, программалар эшлиләр-район халкының ялын төрлеләндерергә тырышалар. Исегезгә төшерегез әле, берничә ел элек район сәхнәсендә чыгыш ясаучы артистлар саны берничә генә иде, хәзер исә талантлы яшьләребез күпме. Мәдәният үсеш алсын, ныгысын өчен - өч авылда мәдәни үзәкләр төзелде, быел Иске Ильдерякта күпфункцияле үзәк төзелешен башлыйбыз. Балалар сәнгать мәктәбе капиталь ремонтланды. Район артистларга ярдәм кулы суза-клубларны ремонтлауга, яңаларын төзүгә, костюмнар сатып алуга, конкурсларда катнашуга средстволар бүлеп бирелә.

-Район авыл җирлекләре тормышында да яхшы якка үзгәрешләр күзәтелә. Үзәк авыллар гына түгел, кечкенә авылларның да йөзе үзгәрә...

-Кечкенәме, зурмы, аларның барысында да тиешле кайгыртуга лаек авыл хезмәтчәннәре яши. Җирле хакимият органнарында көчле җитәкчеләр эшли. Авыл җирлеге башлыклары һәм урыннарда аларга булышлык күрсәтүче депутатлар корпусы - бердәм эш алып баралар. Торак пунктлардагы барлык социаль объектлар, авыл кешеләренең тормыш сыйфаты - барысы да җирле хакимият игътибарында. Алар үзләренең бюджет средстволарыннан да файдаланалар, аларга район һәм республика да ярдәм итә. Узган елда откан грантка Кәкре Күл һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләрендә ике клуб ремонтланган, быел Иске Ибрай һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә грант акчасына кар чистарту һәм җирлекнең башка ихтыяҗлары өчен ике МТЗ-82 тракторы сатып алдылар.

Ерепкино, Кызыл Тау кебек кечкенә авылларда фельдшерлык пунктлары төзелде, Сергеевкага кадәр юл салынды. Торак пунктларда чишмәләр төзекләндерелә, алдагы ике елда районның зур һәм кечкенә торак пунктларын каты түшәмәле юл белән тоташтыру планлаштырыла. Боларның барысы да район, авыл җирлеге тарафыннан финанс ярдәме күрсәтү бәрабәренә генә эшләнми, әлеге территориядә яшәүче халыкның да булышлыгы зур, без моңа мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзегәндә, ремонтлаганда торган саен ныграк инана барабыз.

Районның, бигрәк тә авыл җирлегендә эшләүче бюджет тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә, алар Аксубайны, авылларны төзекләндерүдә булышалар. Район оешмаларының һәрберсенә чәчәк түтәлләре беркетелгән, алар администрация биналары алдындагы территорияләрне дә төзекләндерәләр, бер генә шимбә өмәсе дә оешма һәм предприятиеләр катнашыннан башка үтми-аңлаганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм, чөнки алар моны төп эшләре белән параллель рәвештә алып баралар, хәтта ял көннәрендә дә эшлиләр. Безнең дә алар өчен барысын да эшлисебез килә. Район үзәгендә тиздән фонтан калкып чыгачак, балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Планда - яңа чистарту корылмалары төзү, яңа микрорайоннарга асфальт юллар, тротуарлар салу, башка проектларыбыз да бик күп. Эш сөючән, дус күпмилләтле халык белән барысын да башкарып чыгарбыз дип өметләнәм.

-Районда Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек башланды, ул нинди темпларда бара?

-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү-район халкы өчен зур вакыйга. Районда Җиңү фонды булдырылган, теләгән һәркем акча күчерә ала (фонд реквизитларын район ветераннар Советында төгәл белергә була), алар обелискларны ремонтлауга, сугышта катнашучыларның, ветераннарның исемнәрен мәңгеләштерүгә тотылачак. Евгений Копанев җитәкчелегендәге ветераннар Советы һәм аның фикердәшләре, авыл җирлекләрендәге ветеран оешмалары якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрделәр-сугышта канашучылар турында фильмнар төшерелә. Сугыш шаһиты булган якташларыбыз бармак белән генә санарлык калды, алар Җиңү алып килгән май аен исән-сау, үз аякларында каршы алсыннар иде, район халкы яу кырларыннан кайтмаган , Җиңү алып кайткан, Җиңү өчен тылда көнне-төнгә ялгап тир түккән кешеләрнең барысын да хәтерли, аларның батырлыгы беркайчан да онытылмады һәм онытылмаячак. Ветераннарыбыз аның матураюын күреп шатлансыннар өчен, Җиңүнең 70 еллыгына бистәне төзекләндерүне төгәллибез. Без бүген алар алдында бурычлы. Алар безнең уңышларыбызга сөенеп тагын күп еллар яшәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев