Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төнге урамнар буйлап куышу

Узган җомгада район юллары буйлап уздырылган рейд куышу белән тәмамланды. Юллардагы хәрәкәт иминлеген контрольгә алу һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен дүрт экипаж, гадәттәгечә, район буенча төрле юнәлешләрдә чыгып киттеләр. Киса борылышында бер экипаж каршысына «Honda» һәм ВАЗ-2112 машиналары "очып чыга". Өлкән экипаж әлеге мәгълүматны дежур торучы патруль хезмәтенә...

Узган җомгада район юллары буйлап уздырылган рейд куышу белән тәмамланды.


Юллардагы хәрәкәт иминлеген контрольгә алу һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен дүрт экипаж, гадәттәгечә, район буенча төрле юнәлешләрдә чыгып киттеләр. Киса борылышында бер экипаж каршысына «Honda» һәм ВАЗ-2112 машиналары "очып чыга". Өлкән экипаж әлеге мәгълүматны дежур торучы патруль хезмәтенә хәбәр итә. Автовокзал борылышында машинада җилдерергә яратучыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмакчы булалар, әмма ике машина да аларга игътибар бирми үтеп китәләр.

Төнге Аксубай урамнары буйлап машиналар куышы башлана. Машиналарның берсе качарга өлгерә, ә икенчесенең юлын патруль машинасы кисә - "уникеле" машинасы шоферы исерек булган икән, шуңа качарга ниятләгән. Әлеге машинага "ярдәмгә" килгән "унлы" шоферы да полиция хезмәткәрләрендә шик уята. Ачыкланганча, әлеге транспорт чарасы белән идарә иткән шофер да спиртлы эчемлек кулланган булып чыга һәм үзенә-үзе проблема тудыра. Полиция хезмәткәрләре ике машина йөртүчегә карата да беркетмә төзиләр, ә автомашиналар штрафстоянкага куела.

-Төнге рейд барышында биш беркетмә төзелде, - дип йомгак ясады полиция башлыгы урынбасары Владимир Семенов. - Исерек килеш руль артына утырган өчен - өч, иминлек каешын эләктермәгән өчен ике шоферга һәм теркәү билгеләре булмаган трактор белән идарә иткән бер тракторчыга карата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев