Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәмәке тарту зур зыян китерә

Март азагында Васильевка авылында яшәүче бер ир-ат тәмәке төпчегеннән янгын чыгарган. Тәмәке төтенен ул сарайда рәхәтләнеп йотып утыра. Исерек кешегә нәрсә әйтә аласың инде? Ул тәмәке тартканда ут белән сак булырга кирәклеген аңламый да. Шуңа да моның нәтиҗәсе аяныч тәмамлана. Салмыш тәмәке тартучы янына янгын сүндерү расчеты килгәндә, сарай түбәсе...

Март азагында Васильевка авылында яшәүче бер ир-ат тәмәке төпчегеннән янгын чыгарган.


Тәмәке төтенен ул сарайда рәхәтләнеп йотып утыра. Исерек кешегә нәрсә әйтә аласың инде? Ул тәмәке тартканда ут белән сак булырга кирәклеген аңламый да. Шуңа да моның нәтиҗәсе аяныч тәмамлана. Салмыш тәмәке тартучы янына янгын сүндерү расчеты килгәндә, сарай түбәсе дөрләп яна торган була. Корылмага күпләп су сиптергәннән соң, ул яраксыз хәлгә килә. Шуңа да тәмәке тарту хуҗага кыйммәткә төшә.


Гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча җирле хезмәтнең өлкән инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәгәндә генә бәла булмый кала. Ул электр җиһазларын күзәтүчесез калдырмаска тәкъдим итә. Тәмәке тартучы исерек кешеләрне дә күз уңыннан ычкындырмаска кирәк.
Янгын чыгу очракларында 01; 112 һәм 101 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев