Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТКХ хезмәтләре өчен бурыч миллион сумнан артык

Аксубайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен миллион сумнан артык бурычлары җыелган. Район халкының башкару производстволары буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары миллион сумнан арткан. Өлкән суд приставы Альбина Әфләтунова сүзләренә караганда, район өчен бу бик зур сумма, коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар бурычларын үз теләкләре белән түләргә ашыкмыйлар. Бурычлылар янына якын көннәрдә суд приставлары барачак....

Аксубайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен миллион сумнан артык бурычлары җыелган.

Район халкының башкару производстволары буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары миллион сумнан арткан.
Өлкән суд приставы Альбина Әфләтунова сүзләренә караганда, район өчен бу бик зур сумма, коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар бурычларын үз теләкләре белән түләргә ашыкмыйлар. Бурычлылар янына якын көннәрдә суд приставлары барачак.
- Башкару производствосы ачылган 62 гражданга эшне ахыр чиккә кадәр китереп җиткермәс - суд приставлары тарафыннан милеккә опись ясауга юл куймас өчен якын арада бурычларын үз теләкләре белән түләргә кирәк, - диде өлкән суд приставы.
Бурычларын түләргә теләүчеләргә Идарә компаниясе ярдәмгә килә ала - әҗәтне реструктуралаштырып, түләү турында килешү төзергә һәм башкару производствосын кире алырга. Әгәр дә бурычлы зат мондый вариант белән килешеп тә, ышанычны акламый, килешүнең барлык пунктларын үтәми икән - башкару производствосы суд приставларына кире кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев