Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары

Рәсми мәгълүмати порталда быелгы БДИ үткәрү вакыты пәйда булды. Төп дулкын 25 майда башланачак. Бу көнне унберенче сыйныф укучылары география һәм әдәбияттан имтихан тапшырачаклар. 28 майда рус теленнән БДИ, 1 июньдә база дәрәҗәсендә, 4 июньдә профиль дәрәҗәсендә укучылар математикадан имтихан тапшырачаклар. Химия һәм җәмгыять белеменнән чыгарылыш сыйныф укучылары 8 июньдә...

Рәсми мәгълүмати порталда быелгы БДИ үткәрү вакыты пәйда булды.

Төп дулкын 25 майда башланачак. Бу көнне унберенче сыйныф укучылары география һәм әдәбияттан имтихан тапшырачаклар. 28 майда рус теленнән БДИ, 1 июньдә база дәрәҗәсендә, 4 июньдә профиль дәрәҗәсендә укучылар математикадан имтихан тапшырачаклар. Химия һәм җәмгыять белеменнән чыгарылыш сыйныф укучылары 8 июньдә имтихан тапшырачак, 11 июньдә чит телләр һәм физикадан БДИ башланачак.
Информатикадан һәм ИКТ, биология һәм тарих буенча имтихан 15 июньдә узачак. Рус теленнән нигезле сәбәпләр аркасында бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмый калган укучылар өчен резерв көн билгеләнгән - 22 июнь. База һәм профиль дәрәҗәсендә математиканы 23 июньдә тапшырырга мөмкин. Ә 24 июнь - география, химия, әдәбият, җәмгыять белеме һәм физикадан БДИ тапшыру өчен резерв көн. 25 июнь - чит телләр, тарих, биология, информатика һәм ИКТ фәннәрен сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен резерв көн.
Фото http://2x2.su/society

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев