Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тимурчылар кабат сафта

"Бердәмлек" оешмасы үз сафларында ике меңнән артык укучыны берләштерә, яки башка сүзләр белән әйткәндә, Аксубайдагы ике мең бала һәм яшүсмер хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Хәйрия ярдәме - ул мохтаҗларга акча бүлеп бирү генә түгел, ә инде аларны яклау да. "Бердәмлек" "Галстук иле", "Остаз-юниор", "Эзтабарга юл күрсәтүче" һ.б. республика программалары буенча...

"Бердәмлек" оешмасы үз сафларында ике меңнән артык укучыны берләштерә, яки башка сүзләр белән әйткәндә, Аксубайдагы ике мең бала һәм яшүсмер хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә.



Хәйрия ярдәме - ул мохтаҗларга акча бүлеп бирү генә түгел, ә инде аларны яклау да.


"Бердәмлек" "Галстук иле", "Остаз-юниор", "Эзтабарга юл күрсәтүче" һ.б. республика программалары буенча эшли. Варислар һәм эзтабарлар пионерлар буыны йолаларын дәвам итәләр һәм тимурчылар эшен алып баралар.


-Мәктәп үзидарәләренең Бөек Ватан сугышы ветараннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре белән эшләүләре бик мөһим, - дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. -Укучылар аларга ярдәм итәләр һәм үзләре дә күп нәрсәгә өйрәнәләр. Алар альбомнар тутыралар, әңгәмә коралар, мәкаләләрне мәктәп газетасында урнаштыралар. Әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итәргә өйрәнәләр, ә бу исә бик мөһим.


Мәктәпләрдә хәрби дан ункөнлеген үткәрү, ветераннарны очрашуга чакыру, алар өчен концерт кую күркәм гадәткә әверелде. "Ветеранга ярдәм", "Ветеранга бүләк" акцияләре даими үткәрелә. Боларның барысы да заманча яшь кеше - ул өлкән буын вәкилләрен ихтирам иткән, социаль-яраклашкан шәхес икәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев