Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тикшерүләр дәвам итә

Татарстанда старт алган экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында районда террорчылык һәм экстремизм юнәлешендә контроль һәм профилактика көчәйтеләчәк. Аксубай районы прокуроры Илдус Хәйруллин сөйләве буенча террористик янаулар һәм бәйләнешле хәлләргә юл куймау, әлеге тискәре гамәлләргә каршы тору максатларында район прокуратурасы тарафыннан хакимият органнары һәм җирле үзидарәләр, эчке эшләр органнары, ММЧ, иҗтимагый...

Татарстанда старт алган экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында районда террорчылык һәм экстремизм юнәлешендә контроль һәм профилактика көчәйтеләчәк.


Аксубай районы прокуроры Илдус Хәйруллин сөйләве буенча террористик янаулар һәм бәйләнешле хәлләргә юл куймау, әлеге тискәре гамәлләргә каршы тору максатларында район прокуратурасы тарафыннан хакимият органнары һәм җирле үзидарәләр, эчке эшләр органнары, ММЧ, иҗтимагый һәм дини оешмалар эшчәнлегендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору турындагы закон үтәлешенә карата даими тикшерүләр үткәрелә.
2014 елның сигез аенда әйтеп үтелгән тармакта закон үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашыруда район прокуратурасы 44 хокук бозуны ачыклаган; 19 язма гариза кертелгән (19 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган), 24 дәгъва гаризасы судка җибәрелгән, прокурор карары буенча 1 зат административ җаваплылыкка тартылган.
Тикшерү ТР Аксубай муниципаль районы җирле үзидарәләренең хокук саклау органнары белән берлектә район территориясендә экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалауга юнәлдерелгән эшләр алып барылуын ачыклады.
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге чаралар әлеге тискәре гамәлләрне профилактикалау, шулай ук 2012-2014 елларда Аксубай муниципаль районы территориясендә террорчылык һәм экстремизм гамәлләре пәйда булуны минимальләштерү яки бетерү буенча 2012 елда ТР Аксубай муниципаль район Советы тарафыннан расланган Комплекслы программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Мондый программалар районның барлык авыл җирлекләрендә дә кабул ителгән.
Әмма, кулланылган чараларга карамастан, районның кайбер белем бирү оешмаларында, барыннан да элек террорчылыкка каршы торуны тәэмин итүгә бәйле проблемалы мәсьәләләр хәл ителми кала бирә.
2014 елның сигез аенда Аксубай районы суды район прокуратурасының мәктәпләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен Приют бинасын хәвеф сигналы төймәсе һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазлау турындагы 11 гаризасын тикшергән. Район прокуроры, әлеге юнәлештә эшләр дәвам итәчәк, дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев