Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әти-әни булырга өйрәнәбез

Районда тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен "Хәбәрдар ата-аналар" семинары булып узды. Тәрбиягә бала алган ата-аналар белән очрашуга Чистай балалар йортыннан белгечләр килде. Балалар китапханәсенең уңайлы залында күпсанлы кунаклар урнашты. Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Руфил Дәүләтшин җылы каршыладылар. Очрашу үзара аңлашу...

Районда тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен "Хәбәрдар ата-аналар" семинары булып узды.

Тәрбиягә бала алган ата-аналар белән очрашуга Чистай балалар йортыннан белгечләр килде. Балалар китапханәсенең уңайлы залында күпсанлы кунаклар урнашты. Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Руфил Дәүләтшин җылы каршыладылар. Очрашу үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохитендә үтте. Чистай балалар йортыннан килгән делегация составында махсус педагоглар, психологлар, юристлар бар иде. Алар әзерләгән мастер-класслар җанлы һәм мавыктыргыч булды. Ата- аналар балаларның теге яки бу гамәлләрен бөтенләй башкача бәяләргә, балаларның үзләрен тоту тәртибендәге үзгәрешләрне анализларга өйрәнделәр.
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторында тәрбиягә бала алган 38 гаилә исәптә тора. Аларда 81 бала тәрбияләнә. Районда 40 опекун гаилә яши, аларда 67 бала тәрбияләнә.
- Безнең бурыч - тәрбиягә бала алган ата- аналарның психологик хәбәрдарлыгын, белемен үстерү, - дип сөйли Чистай балалар йортының гаилә төзү һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү буенча психологик хезмәт педагогы Светлана Желтухина. - Аннан соң, балалар белән аралашканда килеп туган аңлашылмаучанлык, гаиләдәге авыр мөнәсәбәтләргә юл куймау. Ә бит ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гражданнарның барысының да педагогик белеме яки тиешле әзерлеге юк. Кайчакта ата-аналар баланың тискәре гамәлләрен аңлап, хәлне уңай якка үзгәртергә сәләтле түгел. Мондый практика, ахыр чиктә, гаиләдә начар бәйләнешләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар йорты белгечләре тәрбиягә алынган балалар белән килеп туган катлаулы хәлләрдә ярдәм кулы сузарга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев