Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түгәрәк өстәл артында очрашу

Узган пәнҗешәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә үткән Түгәрәк өстәл артында район халкына медицина ярдәме күрсәтүнең кискен аспектлары күтәрелде. Әңәгәмәдә район хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов, баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Аксубай районында «Ак Барс Мед» СК» ООО баш белгече Вера Краснова, Нурлат районы...

Узган пәнҗешәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә үткән Түгәрәк өстәл артында район халкына медицина ярдәме күрсәтүнең кискен аспектлары күтәрелде.


Әңәгәмәдә район хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов, баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Аксубай районында «Ак Барс Мед» СК» ООО баш белгече Вера Краснова, Нурлат районы «Ак Барс Мед» СК» ООО директоры Анна Орлова һәм шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Район гражданнарының «АК Барс Мед» ООО га медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүләре һәм иминият компаниясенең анкеталаштыру үткәрү нәтиҗәләре очрашу өчен сәбәп булды. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге стационар дәвалану үткәндә даруларның бер өлешен үз хисабына сатып алуга кагыла. Гражданнарның бер өлеше табиб сайлау хокукын яклауга басым ясыйлар, якынча шул кадәрле кеше лаборатория һәм табибларга керү өчен озын чираттан зарлана. Табибларның иске үрнәктәге страховка полислары буенча кабул итүдән баш тартуларына кагылышлы дәгъвалар да бар. Күпләрне ВТЭК ка документация оформить итү процедурасы һәм льготалы дарулар белән тәэмин итү кызыксындыра. Очрашу вакытында әлеге сорауларның барысына да конкрет җаваплар бирелде. Районның сәламәтлек саклау системасы җитәкчесе Марат Йосыпов чыгышыннан күренгәнчә, барысы да белгечләр җитмәүгә бәйле. Мисалга, бүген район үзәк хастаханәсендә офтальмолог юк, шуңа хастаханә администрациясе Чистайдан белгеч чакыртырга мәҗбүр. Эндокринолог, фтизиатр белгечләре булмау сәбәпле, аларның функциясен гомуми практика табиблары үз өсләренә алырга мәҗбүр. Инфекция табибы да юк. 56 табиб урынына район халкына барлыгы 26 кеше хезмәт күрсәтә...
Җәмәгать белгечләренең, белгечләрне җәлеп итү өчен районда нинди чара күрелә, дигән соравына Марат Йосыпов әлеге юнәлештә алып барылган эш турында кыскача аңлатып үтте. Пациентларны стационар дәвалауга килгәндә, район үзәк хастаханәсе баш табибы сүзләренә караганда, дәүләт бер койкага йөз сумнан да кимрәк акча бирә, бу нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтүне гамәлгә ашыру өчен җитәрлек түгел. Аның каравы сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча районга күп төрле җиһазлар-биохимия анализаторы, күчмә рентген, лапроскопик диагностика үткәрү мөмкинлеге биргән энцефалограф җиһазы кайтты. Җәйге яңа электрон язма терминалын эшкә җибәрү планлаштырыла, ул чиратлар кискенлеген бетерергә булышачак. Җәйгә шулай ук тагын бер табибның килүе көтелә.
Тулаем алганда, очрашуда бүгенге медицинаның күбрәк авыруларны профилактикалау, безнең сәламәтлегебезне саклауга юнәлдерелгән булуы аерым ассызыклап үтелде. Әмма практикадан күренгәнчә, безнең гражданнар хастаханәгә авыргач кына киләләр...
Медицина хезмәте күрсәтүне оештырудагы җитешсезлекләрне ачыклау белән бергә Түгәрәк өстәл артында хастаханә эшчәнлегендәге уңай яклар да билгеләп үтелде.
«Ак Барс Мед» ООО иминият компаниясе үткәргән анкеталаштырудан күренгәнчә, сораштырылган 170 пациентның 72 проценты-табибларның кабул итү графигыннан, 84 проценты - регистратурада кабул итү графигыннан, 66 проценты лаборатория эше графигыннан канәгать, 89 проценты табибларның игътибарлы мөнәсәбәтен билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев