Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Террорчылар янәшәдә булырга мөмкин

Татарстанда моңарча күрелмәгән вакыйга булды-ТР мөселманнар Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире В.Якупов атып үтерелде һәм Татарстан мөфтие И.Фәизгә һөҗүм ясалды. Әлеге факт буенча «террорчылык акты» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 2010 елның ноябрендә Нурлат районы территориясендә кораллы җинаяти төркемне нейтральләштерү тәҗрибәсеннән чыгып караганда, җинаятьчеләр урманнарда җиһазландырылган землянкаларда һәм башка моңа...

Татарстанда моңарча күрелмәгән вакыйга булды-ТР мөселманнар Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире В.Якупов атып үтерелде һәм Татарстан мөфтие И.Фәизгә һөҗүм ясалды.


Әлеге факт буенча «террорчылык акты» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
2010 елның ноябрендә Нурлат районы территориясендә кораллы җинаяти төркемне нейтральләштерү тәҗрибәсеннән чыгып караганда, җинаятьчеләр урманнарда җиһазландырылган землянкаларда һәм башка моңа охшаш яшерен урыннарда качып ятарга мөмкин.
Террористик һәм экстремаль характердагы җинаятьләргә хәзерләнү һәм аларны кылуда катнашкан булырга мөмкин булган затларны һәм шулай ук аларның тарафдарларын ачыклау максатларында уяу булырга һәм өй подъездларында, подвалларда, чормаларда, йорт яны территориясендә шикле әйберләр (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ.б.) булуга игътибар бирергә кирәк. Вакытлыча фатирга, йортка кертеп торучылар, биналарны арендага биреп торучылар, фатирга кереп торучыларның төргәкләргә, тартмаларга, капчыкларга нәрсә тутыруларын күзәтеп торырга тиешләр, чөнки анда ацетон, күкерт, тозлы, азотлы кислота, югары концентратлы водород перекисе, шулай ук авыл хуҗалыгы ашламасы (аммиак, калий һәм натрий селитрасы) булырга мөмкин. Шартлаткыч матдәләр җитештерү белән шөгыльләнүче затлар тәнендә, бигрәк тә кулларында һәм чәчләрендә, киемнәрендә янган эзләр күзгә ташлана.
Вакытлыча фатирга кереп торучы радикаль дин агымына бирелгән затларга, Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләргә, бигрәк тә Төньяк Кавказдан чыгучылар һәм чит ил гражданнарына (барыннан да элек БДБның Урта Азия һәм гарәп илләреннән) сезон буенча-киенмәгән (атап әйткәндә, елның җылы сезонында пәлтә, плащ, куртка һ.б. кигән) кешеләрнең торак секторда пәйда булуына үтә игътибарлы булырга кирәк.
Шуңа бәйле Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлеге гражданнардан уяулык таләп итә, шикле кешеләр пәйда булганда яки аларның яшәү урыннары ачыкланган очракта түбәндәге 8(843)-291-24-92, 291-36-64, 291-39-25 (ЦПЭ МВД по РТ); 2-79-74, 2-72,06, 02 телефоннары буенча МВД ның Аксубай районы буенча бүлегенең кизү частена чылтыратып хәбәр итүләрен үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев