Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Терлекчеләрнең кышкы мәшәкатьләре

Узган шимбәдә «Актай» ООО базасында терлекләрне кышлату һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, авыл хуҗалыгы формированиеләре генераль директорлары һәм белгечләре катнашты. Семинарны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Семинар эше терлекчелек фермасыннан башланды. «Актай» ООО җитәкчесе Иван Шугаев җыелучыларны терлекләрне асрау...

Узган шимбәдә «Актай» ООО базасында терлекләрне кышлату һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе үтте.


Семинарда УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, авыл хуҗалыгы формированиеләре генераль директорлары һәм белгечләре катнашты. Семинарны район башлыгы Камил Гилманов алып барды.
Семинар эше терлекчелек фермасыннан башланды. «Актай» ООО җитәкчесе Иван Шугаев җыелучыларны терлекләрне асрау шартлары белән кыскача таныштырды. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе үгезләр симертү, ягъни ит җитештерүгә махсуслашкан. Терлекләр биредә иркенләп утлап йөриләр.
Яшь бозауларның сөт имүе, аларның үлемен минимальләштерә һәм шул ук вакытта бозаулар сәламәт булып үсәләр, авырлык җыялар. Шуны әйтергә кирәк, терлекләрне кышын араннарда асрау өчен биредә азык хәзерләү сезонында намус белән эшләгәннәр, бүген терлекләргә югары сыйфатлы фураж ашаталар . Барлык биналар да ремонтланган. Иван Шугаев сүзләренә караганда, мәрмәр ит сату базары тулысынча формалашмаган әле, ә «Актай» ООО да нәкъ менә шундый элиталы продукт алалар, әмма фаразларга караганда, алга таба ул билгеле күләмдә кыйммәтләнәчәк.
Район башлыгы районда терлекләрне кышлату барышына тукталды. Аның сүзләренә караганда , балансланган азык, аларны яхшы эшкәртү терлекләр продуктлылыгын арттыру мөмкинлеге бирә. Сөт җитештерүнең артуы да, яшь терлекләрнең сакланышы да, ит җитештерүдәге тотрыклылык та шуңа бәйле. Шуның белән бергә, Камил Камалович билгеләп үткәнчә, кыш сюрпризлар да алып килергә мөмкин. Менә шуның өчен азыклар бар дип тынычланырга ярамый, хезмәтне яхшы итеп оештырырга кирәк.
Семинар эше агрофирманың трактор паркында дәвам итте. Монда техниканы алдагы сезонга ремонтлау тулы куәткә алып барыла, ремонт цехы җылытыла. Ремонтчылар тырмаларны көйләп, культиваторларны «дәвалауга» керешкәннәр. Хәлил Хәлимов игътибарны авыл хуҗалыгы техникасын үзвакытында һәм җентекле ремонтлауга юнәлтте, чөнки яз көне туфракны эшкәртү һәм чәчүгә кагылышлы зур эш күләмен башкарасы бар.
-Тулаем район буенча барлык хуҗалыкларда да ремонт эшләре актив алып барыла, әмма бу эшне тизләтергә кирәк,-дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев