Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Теркәлү күп

Сишәмбе көнне район хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеге буенча видеоконференция үтте. Брифингны ТР Дәүләт юл хәрәкәте баш дәүләт инспекторы вазыйфаларын башкаручы алып барды. Монда сүз нигездә 2012 елның 7 аенда теркәлгән юл-транспорт вакыйгалары турында барды. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта республикада 2935 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 359 кеше һәлак булган, фаҗигаларның...

Сишәмбе көнне район хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеге буенча видеоконференция үтте.


Брифингны ТР Дәүләт юл хәрәкәте баш дәүләт инспекторы вазыйфаларын башкаручы алып барды.
Монда сүз нигездә 2012 елның 7 аенда теркәлгән юл-транспорт вакыйгалары турында барды. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта республикада 2935 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 359 кеше һәлак булган, фаҗигаларның 84 проценты шоферлар гаебе белән килеп чыккан. Әлеге чорда республикада юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 3288688 очрагы теркәлгән.
2012 һәм 2011 еллар мәгълүматларын чагыштырып караганда, юл-транспорт вакыйгаларының һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларының артуы күзәтелә. Шуңа бәйле үзенчәлекле эксперимент үткәрелә, мисалга, җәяүлеләр үтеп йөри торган зебралар элеккеге кебек, бер генә төскә түгел, ә җәяүлеләр игътибарын җәлеп итү өчен ике төскә буялачак. ТР ЮХИДИ шоферларны һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәтенә җитди карарга һәм юл кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев