Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татулыкка ни җитә

Атна башында районга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән дәрәҗәле кунаклар килде, имам-мөхтәсибләр, мөселманнар, район җитәкчеләре бергә җыелып, Мәүлет бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Мәүлет бәйрәме ислам диненең иң күркәм, нурлы бәйрәмнәренең берсе. Бу юлы ул районда беренче тапкыр киң күләмдә билгеләп үтелде. әлеге чарага ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Районның...

Атна башында районга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән дәрәҗәле кунаклар килде, имам-мөхтәсибләр, мөселманнар, район җитәкчеләре бергә җыелып, Мәүлет бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.

Мәүлет бәйрәме ислам диненең иң күркәм, нурлы бәйрәмнәренең берсе. Бу юлы ул районда беренче тапкыр киң күләмдә билгеләп үтелде. әлеге чарага ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән бергә алар район башлыгы Камил Гилманов белән очраштылар. Әңгәмә барышында алар мәчетләрнең агымдагы эшләрен тикшерделәр.
Әлеге күркәм чара имамнар, авыл җирлекләре башлыклары, район авылларындагы мөселман оешмалары вәкилләренең бергә очрашып, аралашуы белән дәвам итте. Ул Аксубай универсаль технологияләр техникумында бәйрәм табыны артында узды. Мәҗлестән соң җыелучылар күп төрле мәсьәләләрне тикшереп, үзара аралаштылар.
Рөстәм хәзрәт барлык җыелучыларны да бәйрәм белән котлап, район җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт хуплау һәм ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте.
Район башлыгы имамнарга алар башкарган эшләр, бигрәк тә яшь буынга тәрбия бирү, конфессиональара һәм милләтара дуслыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннан соң бәйрәм программасы район Мәдәният йортында, тулы зал белән дәвам итте. Районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров коръән сурәләре укып, кичәне ачты. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җыелган халыкны Мәүлет бәйрәме белән котлады.
Үз чыгышларында алар, кешеләр нинди дин тотуларына, нинди милләттән булуларына карамастан, бер-берсен аңлап, яхшылыклар, изгелекләр кылып, дус, бердәм булып яшәргә тиешләр, дип ассызыкладылар.
Рөстәм хәзрәт республика мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән район башлыгы Камил Гилмановка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Сәхнәдән мөселманнарны бәйрәм белән Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев та тәбрикләде.
Аннан соң Ильяс Халиков җитәкчелегендә һәм башкаруында, шулай ук "Минбәр" театраль төркем катнашында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Сәхнәдән Аллаһу Раббымызга һәм Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәргә дан җырлаган мөселман җырлары яңгырады.
Очрашу соңында район мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровка ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев