Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан мөфтие районга эшлекле сәфәр кылды

Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан мөфтие, ТР МДН Рәисе Камил Сәмигуллин булып китте. ТР мөфтие һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның районга килүе район башлыгы Камил Гилманов һәм районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән очрашудан башланды. Очрашу барышында райондагы дини вәзгыять һәм район мөхтәсибәте эшенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Татарстанның...

Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан мөфтие, ТР МДН Рәисе Камил Сәмигуллин булып китте.


ТР мөфтие һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның районга килүе район башлыгы Камил Гилманов һәм районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән очрашудан башланды. Очрашу барышында райондагы дини вәзгыять һәм район мөхтәсибәте эшенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Татарстанның дин әһеле килү уңаеннан район Мәдәният йортында тантаналы чара үтте һәм ул Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланды. Чарага район җитәкчелеге, имамнар, мәчеткә йөрүче мөселманнар җыелды. Залда утыручылар арасында мәктәп укучылары һәм яшьләрнең дә булуы куандырды. Тантанага Нурлат һәм Спас мөхтәсибәтләре вәкилләре дә килгән иде.

Чара күркәм гадәт буенча изге Коръән сүрәләрен укудан башланды, аннан соң бәйрәмгә килүчеләр бергәләп дога кылдылар.

-Мәүлид - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафаның (салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең) туган көне рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Мәүлид - Пәйгамбәребезнең (салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең (салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора.

Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм хакында әйткән: "Хакыйкатьтә, син - югары әхлак иясе" ("Каләм" сүрәсе, 4 нче аять). Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак нигезе - Коръән булган. Аллаһы Тәгалә Изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: "Ий Мөхәммәт галәйһиссәләм! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!" ("Юныс"сүрәсе, 58 аять).

Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм мәүлид кичәсендә Коръән аятьләре укып шөкерана булыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтик. Бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк. Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Амин, - диде аксубайлыларга мөрәҗәгать итеп мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт сүзләренә караганда, бүген ИГИЛ (РФ да тыелган) җәмгыятькә зур куркыныч тудыру сәбәпле, мөселманнардан һичкайчан булмаганча бердәмлек һәм бер-берсенә карата игътибарлы булу таләп ителә. Яшьләрне радикаль карашлардан һәм агымнардан сакларга һәм аларның файдалы белем алулары өчен бөтен көчне куярга, чөнки белемсезлек коткы китереп чыгара.

Мөфти Татарстан Мөфтияте исеменнән район башлыгы Камил Гилмановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Аксубай универсаль технологияләр техникумы, мәчет имамнары, мәчеткә йөрүче мөселманнар да мөфтият исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар. Бүләкләнүчеләр арасында районның иң өлкән дин әһеле - 84 яшьлек Таһир хәзрәт Әхмәтсафин да бар иде.

-Безнең районда төрле милләт халкы дус һәм тату яши. Бездә гореф-гадәтләр бергә үрелеп бара. Без дини һәм милли бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтәбез. Мәчетләр һәм чиркәүләр, мәдрәсә һәм якшәмбе мәктәпләре эшләп килә. Шунысы куандыра, район мәчетләренең кайберләренең гасырлык тарихы бар, мәсәлән Яңа Ибрай авылында яңа мәдрәсә ачылды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

Ул районның дин лидерлары Равил хәзрәт Зөфәровка һәм протоиерей Александр Качаевка бердәм эш алып барулары, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур көч куюлары өчен рәхмәтен белдерде. Камил Гилманов диннең яшьләрне тәрбияләүдә, районда гына түгел, ә инде Татарстанда да тынычлыкны саклау, дини радикализмга каршы торуда зур тырышлык куйганнары өчен рәхмәт белдерде.

Аксубай районы Благочинные протоиерей Александр Качаев, Аксубай җирендә Татарстанның дин лидерларын сәламлап, районда һәм Татарстанда мөселман һәм православие дине халыклары арасындагы ныклы дуслыкны билгеләп үтте.

-Күптән түгел район мөхтәсибәте һәм Феодосий Тотемский чиркәве мәхәлләсе арасында конфессияара һәм диниара мөнәсәбәтләр турында килешү төзелде. Әмма безнең районда, республикадагы кебек үк, мондый үзара хезмәттәшлек һәрвакыт булды, - дип билгеләп үтте Александр Качаев һәм райондагы гасырлык тарихы булган мәчетләрнең берсенә кайчандыр православие динен тотучы купецның акча бирүен, ә инде узган елда, Татарстанда чиркәүләрне яндыра башлагач, мөселманнарның алар белән бергә кайгыруларын һәм ярдәм итүләрен искә төшерде.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәчеткә йөрүче мөселманнар салават һәм мөнәҗәтләр әйттеләр. Очрашу тәмамлангач бәйрәм табыны оештырылды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне уңаеннан оештырылган тантана намаз уку белән тәмамланды - дин тотучы мөселманнар белән бергә Аксубай мәчетендә мөфти Камил Сәмигуллин һәм аның белән килүче кунаклар да намаз укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев