Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарча сөйләшәбез

Өченче Аксубай мәктәбе ел саен "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаша. Акция кысасында мәктәптә татар телен куллану өлкәләрен киңәйтү һәм яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Кагыйдә буларак, акция тамгалары төшерелгән футболка кигән мәктәп укучылары кешеләр белән кибетләрдә, җәмәгать урыннарында татар телендә аралашалар, сувенирлар тапшыралар. Сигезенче сыйныф...

Өченче Аксубай мәктәбе ел саен "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаша.

Акция кысасында мәктәптә татар телен куллану өлкәләрен киңәйтү һәм яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Кагыйдә буларак, акция тамгалары төшерелгән футболка кигән мәктәп укучылары кешеләр белән кибетләрдә, җәмәгать урыннарында татар телендә аралашалар, сувенирлар тапшыралар.
Сигезенче сыйныф укучылары Хәсән Туфан музеенда булдылар, үзләре үк экскурсовод ролен дә башкардылар. Балалар язучының тормыш юлын бик үзенчәлекле тәкъдим иттеләр, аның әсәрләрен татар һәм рус телендә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Музей директоры Энҗе Туктарова балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Акция волонтерлары рәхмәт йөзеннән музейга бер үк исемдәге тамгалар төшерелгән сувенирлар бирделәр.
Ә җиденче сыйныф укучылары Казан Кремленә бардылар. Алар анда Чуашстаннан килгән яшьтәшләре белән татар телендә аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев