Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Таныклыксыз пенсионерлар

1 июньнән Аксубай пенсионерларына пенсия таныклыклары бирү туктатыла. "Иминият пенсияләре турында"гы федераль закон гамәлгә керү белән пенсия билгеләү, яңадан исәпләү һәм төзәтмәләр кертүгә бәйле яңа кагыйдәләр барлыкка килә. Кагыйдәләр нигезендә пенсия таныклыклары бирү каралмаган. Яңалыклар бары тик лаеклы ялга китүчеләр һәм 2015 нче елдан инвалидлык буенча, яки туендыручыны югалту сәбәпле,...

1 июньнән Аксубай пенсионерларына пенсия таныклыклары бирү туктатыла.



"Иминият пенсияләре турында"гы федераль закон гамәлгә керү белән пенсия билгеләү, яңадан исәпләү һәм төзәтмәләр кертүгә бәйле яңа кагыйдәләр барлыкка килә. Кагыйдәләр нигезендә пенсия таныклыклары бирү каралмаган. Яңалыклар бары тик лаеклы ялга китүчеләр һәм 2015 нче елдан инвалидлык буенча, яки туендыручыны югалту сәбәпле, пенсия алу хокукына ия булучыларга гына кагыла. " Кануннар үзгәрүе аксубайлыларның социаль хокуклардан файдалануына берничек тә тәэсир итми, - дип тынычландыра Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Пенсионерга үзенең статусын дәлилләү өчен документ кирәк булган очракта, идарә пенсия билгеләнү вакыты һәм аның күләме турында белешмә бирә. Моннан тыш, шуны әйтәсе килә, алдан бирелгән таныклыклар үз көчен югалтмый".

Фото http://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAcQjRw&url=http%3A%2F%2Fgazeta-bam.ru%2Fnews%2F60055%2F&ei=WsZdVbClN4bcywONuILABA&bvm=bv.93756505,d.bGQ&psig=AFQjCNFltSKmPypWk60loDA_50eSkKdvlw&ust=1432295376587608 сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев