Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Талпан энцефалитын кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә җылылар башлану белән үк куркыныч йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит вирусын (КВЭ) таратучы талпаннарның үрчүе көчәя. Талпан энцефалиты вирусы - ул табигый чыганаклы (аерым территорияләргә генә хас) үзәк нерв системасын зарарлаучы авыру. Талпан энцефалиты вирусы яз һәм җәй фасылларында күзәтелә. Әлеге авыруның төп таралу юлы талпан тешләүдән...

Татарстан Республикасы территориясендә җылылар башлану белән үк куркыныч йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит вирусын (КВЭ) таратучы талпаннарның үрчүе көчәя.



Талпан энцефалиты вирусы - ул табигый чыганаклы (аерым территорияләргә генә хас) үзәк нерв системасын зарарлаучы авыру. Талпан энцефалиты вирусы яз һәм җәй фасылларында күзәтелә. Әлеге авыруның төп таралу юлы талпан тешләүдән килеп чыга. Ул төрле сәбәпләр белән күчә. Табигатьтә инфекция резервуары һәм аны таратучылар булып иксод талпаннары санала. Талпан энцефалитының башлану чоры бер көннән утыз көн аралыгында тирбәлеп, уртача 7-14 көн дәвам итә.


Авыруның башлангыч чорында 1-2 көннән соң җиңелчә арганлык, көчсезлек, үз-үзеңне авыр хис итү кебек билгеләр барлыкка килә. Кайвакытта муен һәм җилкә башларында, бил өлешендә җиңелчә авыртулар, тән ватылу, ою кебек хисләр барлыкка килергә мөмкин, баш авырта башлый.


Талпан энцефалиты вирусыннан саклану чарасы - куркыныч тудыручы төркемнәрне вакцинацияләү (эндемик чыганакларда эшләүче аерым һөнәр кешеләре), яки моңа каршы иммуноглобулин белән экстрен профилактикалау иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора.
Прививка ясау курсын куркыныч территориягә керер алдыннан ике атна алдан тәмамларга кирәк.


Талпан кадалган очракта, квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, якындагы профилактик-дәвалау медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәгә вакытында мөрәҗәгать итү мөһим роль уйный, чөнки талпан тешләгәннән соң, беренче иммуглобинны 4 көн эчендә кадарга кирәк.


Талпаннардан саклануның икенче ысулы - урманда үзеңне дөрес тоту (бөтен тәнне капларлык махсус кием, баш киеме кияргә, үзеңнең өстеңне ешрак караштыргалап торырга, талпаннардан саклый торган махсус препаратлар да бар). Талпан энцефалиты Аксубай районында да күзәтелә.
Фото http://vmnews.ru/site-specific/vmnews.ru/upload/article-illustrations/2011/img_info_2000_2000_0fe79e9f40226d4a5359b3b2d7cc1f79b501e7b3%20(1).jpg сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев