Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Талантлар безнең арада үсә

Яшьләр үзәгендә мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган һәр елны үткәрелә торган балалар коллективлары конкурс-фестивале үтте. ЦВР белгече Андрей Егоров редакциягә хәбәр иткәнчә, бирегә Аксубайда, Иске Кармәттә, Иске Тимошкинода үткән зона турларында җиңүчеләр җыелды. Чараны алып баручы Анастасия Капитонова кунакларны җылы каршы алып, сәхнәдә язга, мәхәббәткә багышланган чын сәнгать ярышы...

Яшьләр үзәгендә мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган һәр елны үткәрелә торган балалар коллективлары конкурс-фестивале үтте.


ЦВР белгече Андрей Егоров редакциягә хәбәр иткәнчә, бирегә Аксубайда, Иске Кармәттә, Иске Тимошкинода үткән зона турларында җиңүчеләр җыелды. Чараны алып баручы Анастасия Капитонова кунакларны җылы каршы алып, сәхнәдә язга, мәхәббәткә багышланган чын сәнгать ярышы оештырды.
Көч сынашуларда беренче яшь төркемендә "Вокал җыр башкару" номинациясендә Аксубай лицее укучысы Илшат Гафиятуллин, 6-11 сыйныф укучылары арасында Чув. Енорускино мәктәбе укучысы Анжела Еремеева иң яхшылар булдылар.
"Сугыш темасына багышланган шигырьләр" номинациясендә Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы Ильяс Мостафин һәм 3нче Аксубай урта мәктәбеннән Ангелина Павлова җиңү яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар коллективлары конкурсфестивале