Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тагын бер солдат табылган

Бәйрәм саны басмага әзерләнгәндә, газетага 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен эзләү һәм җирләү буенча экспедицияләр барышында ачыкланган Татарстанда туып үскән һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган исемлек тапшырылды, ә аларның туганнары исә һаман да билгеле түгел. Әлеге исемлектә шулай ук «Ватан» мәгълүмати-эзләнү үзәгенең мөрәҗәгате дә урын...

Бәйрәм саны басмага әзерләнгәндә, газетага 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен эзләү һәм җирләү буенча экспедицияләр барышында ачыкланган Татарстанда туып үскән һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган исемлек тапшырылды, ә аларның туганнары исә һаман да билгеле түгел.


Әлеге исемлектә шулай ук «Ватан» мәгълүмати-эзләнү үзәгенең мөрәҗәгате дә урын алган, анда болай диелә:
«Татарстанлыларга Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның туганнарын эзләүдә ярдәм итүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Туганнарының яки аларның гаиләләрен белүчеләрнең хәбәр итүләрен үтенәбез. Безгә 8(843) 555-02-55 телефоны яки 420039, Казан шәһәре 39, а/я 122, «Ватан» («Отечество») мәгълүмати-эзләнү үзәге адресы буенча язарга була.
Электрон почта адресы: mips@mail.ru
Эзләү вакытында Аксубай районыннан бер генә солдат табылган: 1904 елда туган Краснов Андрей Егорович. Ул Аксубай РВК тарафыннан сугышка алынган. Туганнарының адресы: Тельман (Аксубай) районы, Краснова Аксинья Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ватан» («Отечество»)