Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табыш – миллион сумнан артык

Аксубай товар җитештерүчеләрен Казан базарында көтеп алалар. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә чираттагы тапкыр катнашу моны тагын бер кат исбатлады. Аксубайлылар бакча, кыр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукция сатудан бер миллион 196 мең сумлык табыш алдылар. "Сөт иле Аксу", "Аксу Агро", "Аксубай" Агрофирмасы", "Сөлчә" агрофирмалары, "Колос" фермерлык предприятиесе, авыл җирлекләре һәм...

Аксубай товар җитештерүчеләрен Казан базарында көтеп алалар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә чираттагы тапкыр катнашу моны тагын бер кат исбатлады. Аксубайлылар бакча, кыр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукция сатудан бер миллион 196 мең сумлык табыш алдылар. "Сөт иле Аксу", "Аксу Агро", "Аксубай" Агрофирмасы", "Сөлчә" агрофирмалары, "Колос" фермерлык предприятиесе, авыл җирлекләре һәм шулай ук шәхси эшмәкәрләр Куштуков, Ефимов, Айзатуллин, Тихейкин яшелчә, сөт, ит продукциясе белән сату иттеләр.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов азык-төлек базарындагы хәл белән шәхсән танышты. Сәүдәне яхшы оештырганнары өчен аксубайлыларга рәхмәт белдерде. Ике атнадан кабат авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев