Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Суд приставы көне

Иртәгә районның суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Суд приставлары федераль хезмәте суд карарын мәҗбүри үтәүне гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт башкарма власть органы. Алар суд, башка органнар һәм урындагы затлар актларының дөрес һәм вакытында үтәлешен, шулай ук Россия Федерациясе законында каралган очракларда гражданнар һәм оешмаларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен...

Иртәгә районның суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Суд приставлары федераль хезмәте суд карарын мәҗбүри үтәүне гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт башкарма власть органы. Алар суд, башка органнар һәм урындагы затлар актларының дөрес һәм вакытында үтәлешен, шулай ук Россия Федерациясе законында каралган очракларда гражданнар һәм оешмаларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында башка документларның үтәлешен тәэмин итүдә зур роль уйныйлар, - дип билгеләп үтте үзенең котлавында Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов. - Гражданнарның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, үтәүгә, суд абруен күтәрүгә юнәлдерелгән хәбәрдарлык, бурычка тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итүләре белән әлеге хезмәт хезмәткәрләре ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Сезгә алга таба да закон һәм хокук тәртибен саклау эшчәнлегендә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев