Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Су – яшәү чыганагы

Шимбә көнне ике торак пунктта яшәүче халык өчен истәлекле вакыйга-Иске Ибрай авылында табигый су чыганагы урынында төзекләндерелгән су суырту станциясен тантаналы ачу булды, ә Яңа Ибрайда капиталь ремонттан соң буа файдалануга тапшырылды. Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булудан искеибрайлылар озак еллар иза чиктеләр. Берничә ел элек әлеге проблема хәл ителгән...

Шимбә көнне ике торак пунктта яшәүче халык өчен истәлекле вакыйга-Иске Ибрай авылында табигый су чыганагы урынында төзекләндерелгән су суырту станциясен тантаналы ачу булды, ә Яңа Ибрайда капиталь ремонттан соң буа файдалануга тапшырылды.


Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булудан искеибрайлылар озак еллар иза чиктеләр. Берничә ел элек әлеге проблема хәл ителгән кебек була-үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүгә средство табыла һәм подрядчы эшнең бер өлешен генә башкарып, акчаны үзләштереп юкка чыга. Искеибрайлылар кабат сусыз калалар, көнкүреш өчен суны коедан, ә ризык хәзерләү өчен чишмәдән алуны дәвам итәләр.
Средствоны законлы нигездә кире кайтаруга ирешкәч, тиешле эшләрне башкарып чыгу өчен аның җитмәве ачыклана. Район башлыгы үтенече белән районга һәм искеибрайлыларга якташлар-"Татмелиорация" Трест компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков һәм экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Равил Кузюров ярдәмгә киләләр. Табигый чыганак авыл читендә, табигатьнең бик матур бер почмагында урнашкан-аны менә шуңа күрә авылны су белән тәэмин итү өчен файдаланырга телиләр дә инде - биредә су суырту станциясе урнаштыралар һәм суны авылны су белән туендыручы суэтем башняга җибәрәләр. Суның биеклеге кими башлау белән насос автоматик рәвештә кабына һәм башнясына шунда ук су белән тула, димәк авылда башкача суга кытлык булмаячак. Чишмә ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Камил Гилманов авыл җирлеге башлыгы Минәсхать Зиннуров һәм чишмә ачу хөрмәтенә дога укыган җирле мәчет мулласы Гомәр Мифтахов авылны су белән тәэмин итүдә ярдәм итүчеләргә, су суырту станциясе төзелешенә үз өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәт белдереп чыгыш ясадылар.
Бүген Татарстанда 2014 - 2020 елларга авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләүне җәелдерү буенча федераль программа гамәлдә һәм бер үк вакытта быел 2012 елдан 2014 елга кадәр гидротехник корылмаларны (ГТС) торгызу буенча өч еллык программа эшләнә, объектлар исәбе һәм башкарыласы эшләрнең гомуми бәясе билгеләнә-ул 300 миллион сумнан артык бәягә 167 буа төзү. Июнь башында республиканың мелиоратив тармагына 90 ел тулуга багышланган тантаналы чарада бу турыда сүз булган иде. Шунысы куанычлы, ГТСларны торгызуда безнең район беренчеләр исәбенә керде.
Яңа Ибрай авылында буаны торгызу кирәклеге турындагы мәсьәлә быелгы язда кискен килеп туды. Ташу вакытында иске буаны су алып киткәч, аның урынында карьер гына калды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы объект төзелеше заказчысы ролен үтәсә, "Татмелиорация" ААҖ подрядчы булды. "Нурлат- Мелиоводстрой" ООО бүлекчәсе рәислегендә мелиораторлар 23 июньдә ремонтлау эшләренә керештеләр һәм бер айдан азрак вакыт эчендә, графиктан алдан аны файдалануга да тапшырдылар. Бүген буа авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен генә хезмәт итми, теләсә кайсы авыл өчен дә ул янгын вакытында су җыю өчен резерв булып тора. Әлеге ике проблеманың күпчелек авыллар өчен көнүзәк мәсьәлә булып торуы беркемгә дә сер түгел. Менә шуның өчен таш плитәләр белән ныгытылган буага район җитәкчелеге дә, авыл җирлеге дә, халык та шатланып бетә алмады. Буаны ачар алдыннан Шәүкәт Кәбиров дога укыды. Район башлыгы Камил Гилманов, бүген экология министрлыгы линиясе буенча районда бик күп эшләр башкарыла-шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә һәм авылларда өч дистәгә якын чишмә ачылды, районда су объектларын төзекләндерү һәм судан рациональ файдалану программасы актив гамәлгә аша, дип билгеләп үтте. Монда якташыбыз Равил Кузюровның да тырышлыгы зур. Гидротехник корылмаларны яңадан торгызу планлаштырыла, әлеге район өчен әһәмиятле урын биләгән эшнең башлангыч этабында Әнвәр Залаков та үз өлешен кертәчәк. Район башлыгы халык исеменнән рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән аларга һәм подрядчыга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Җавап йөзеннән, Әнвәр Залаков, әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте, ә Равил Кузюров безнең район башлыгын Экология министрлыгы линиясе буенча проектларны гамәлгә ашыруда республиканың иң актив башлыкларыннан берсе дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев