Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Су өчен исәпләгеч буенча түлә

Коммуналь хезмәтләргә артып торган тарифлар гаилә бюджеты өчен борчылырга мәҗбүр итә. Чыгымнарны кыскартырга теләсәгез, беренчеләрдән булып су өчен ничек түләргә - су исәпләгече яки норматив буенчамы икәнен ачыклагыз. Эш шунда, ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы раслаган приказ нормасы буенча ай саен һәр аксубайлы 2,87 кубометр су сарыф итә. Һәр...

Коммуналь хезмәтләргә артып торган тарифлар гаилә бюджеты өчен борчылырга мәҗбүр итә.


Чыгымнарны кыскартырга теләсәгез, беренчеләрдән булып су өчен ничек түләргә - су исәпләгече яки норматив буенчамы икәнен ачыклагыз. Эш шунда, ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы раслаган приказ нормасы буенча ай саен һәр аксубайлы 2,87 кубометр су сарыф итә. Һәр фатирда яки өйдә исәпкә алу җиһазлары булмаса, әлеге норматив буенча түләргә кирәк булачак.
Моңардан тыш, быел аксубайлыларга судан файдаланган өчен тулысынча түләргә туры килде: терлек тоткан, бакчага су сипкән, мунчага су ташыган өчен. Әгәр гаиләгездә бәләкәй балалар булмаса (чөнки аларның киемнәрен һәр көнне юарга кирәк) үзегез көнне эшегездә үткәрсәгез, сез су өчен күбрәк түлисез булып чыга. Бу очракта су исәпләгеч кую хәерлерәк.
Су исәпләгечләр бер гаиләгә бюджетны күпкә экономить итәргә ярдәм иткәннәр: норматив буенча дүрт кешедән торган гаилә 11,48 кубометр су өчен 187,70 тиен акча түләгән. Исәпләгеч нибары 5 кубометр (81,65 сум) су сарыф итә икән.
-Коммуналь хезмәткәрләргә тарифлар акча тота белүче аксубайлыларны исәпкә алу җиһазлары куюга этәргәннәр, - дип сөйли Аксубай ТКХ ның КПП юристы Владимир Черников, - һәм алар, нәтиҗә буларак, энергия ресурсларыннан нәтиҗәлерәк файдалана башладылар. Мәсәлән, Аксубайда яшәүчеләрнең яртысы су исәпләгеч куйдырган инде. Быел җәен район үзәгендә су җитмәүдән җәфа чигүче булмады. Насослар да энергияне бик күп алмадылар.
-Санап карыйк: су исәпләгечнең бәясе биш йөз сумга якын, аны куйган өчен 350-500 сум түләргә кирәк. Димәк, су исәпләгечкә түләгән акча аннан соң үзегезгә үк әйләнеп кайтачак.
-Исәпләгеч сатып алганда игътибарлы булыгыз, - дип искәртә юрист, - ул магнитка каршы тора торган һәм тиешле мәгълүматлары белән булырга тиеш. Шулай булмаса, җиһаз төзек түгел дип табылачак һәм сез норматив буенча түлисез, яңа исәпләгеч тә сатып аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев