Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үстергәнне – азык йортларына

Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшен төгәлләү белән, озакка сузмыйча, терлекчелектә иң мөһим азык берәмлеге булган силосны әзерләүгә керештеләр. "ВАМИН-Аксу" ООО кырларында башка кыр эшләре белән беррәттән кукурузны силоска салу эше дә тулы куәткә бара. Агрофирмада бу культура 5000 гектар мәйданны били. Бүгенгесе көнгә бу культура 1000 гектардан артык мәйданнан урып алынган....

Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшен төгәлләү белән, озакка сузмыйча, терлекчелектә иң мөһим азык берәмлеге булган силосны әзерләүгә керештеләр.


"ВАМИН-Аксу" ООО кырларында башка кыр эшләре белән беррәттән кукурузны силоска салу эше дә тулы куәткә бара. Агрофирмада бу культура 5000 гектар мәйданны били. Бүгенгесе көнгә бу культура 1000 гектардан артык мәйданнан урып алынган. Кукурузның уңдырышлылыгы гектарыннан 180-200 центнер яшел массаны тәшкил итә. "ВАМИН-Аксу" ООО генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин билгеләп үткәнчә, агрофирмада терлекләрне уңышлы кышлату өчен әлеге төр азыкны запас белән әзерлиләр. Терлекләрнең баш санын арттыруны күзаллап та, хуҗалыкта бертиплы ашатуны исәпкә алып, азык ике еллык запас белән әзерләнә. Шулай итеп, үзвакытында 4500 гектарда азык катнашмасы һәм күпъеллык үләннәр хәстәрләнде.
Хәзер азык хәзерләү комбайннары звеноларга бүленгән, бүлекчә азык йортларына силос өзлексез кайтарыла. "Ягуар" һәм "Полесье" комбайннарында силос культурасын җыюда механизаторлар Владимир һәм Юрий Шишкиннар, Фәнил Минһаҗев, Шамил һәм Фәнил Хәмитовлар, Сергей Крайнов тырышып эшлиләр. Яшел массаны кырлардан силос базларына һәм курганнарга ташуда КамАЗ шоферлары Анатолий Галкин, Евгений Данилов, Геннадий Корнилов, Аркадий Наумов, Хәмит Хәмәтгалиев, Алексей Якимов, Александр Тимофеев, Фәнис Мингатин, шулай ук механизаторлар Александр Иванов, Газинур Кәлимуллин, Ленар Нуретдинов һәм Альберт Раузетдиновның хезмәте мактауга лаек.
К-700 тракторында силос таптатуны Николай Симаков, Альберт Абраров һәм Сергей Кульков оста башкара. Силос салу эшен барлык технологияләрне дөрес саклап, үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән "Биотрофф" әчеткесе кулланып алып баралар. Аның ярдәмендә терлекләр азыкны яхшы үзләштерәләр, сакланышы да тәэмин ителә. Әзер силос базлары тышкы факторлар зыян китермәсен өчен ныклап ябыла.
Генераль директор урынбасары Шәрифулла Гобәйдуллин сүзләренчә, терлекләрне кышка тулыкыйммәтле азык белән тәэмин итүгә һәм киләчәккә азык запасы булдыруга механизаторлар күп көч куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев