Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Старт бар

Кичә бер үк вакытта Россия төбәкләрендә үткән Бөтенроссия пенсия грамоталылыгы көне яшьләрнең пенсия һәм социаль грамоталылыгын күтәрүне максат итеп куйды. Татарстан Республикасы мәктәпләрендә, вузларында һәм техникумнарда «Барысы да киләчәк пенсия турында: уку һәм тормыш өчен» уку әсбабын презентацияләү булды. Татарстан шәһәрләре һәм районнарының ПФР Идарәләрендә Ачык ишекләр көне үтте. Кичә...

Кичә бер үк вакытта Россия төбәкләрендә үткән Бөтенроссия пенсия грамоталылыгы көне яшьләрнең пенсия һәм социаль грамоталылыгын күтәрүне максат итеп куйды.


Татарстан Республикасы мәктәпләрендә, вузларында һәм техникумнарда «Барысы да киләчәк пенсия турында: уку һәм тормыш өчен» уку әсбабын презентацияләү булды. Татарстан шәһәрләре һәм районнарының ПФР Идарәләрендә Ачык ишекләр көне үтте. Кичә шулай ук 2012 елның декабренә кадәр үтәчәк мәгълүмати-аңлату кампаниясенә дә старт бирелде. ПФР белгечләре алдагы ике айда пенсия законына кагылышлы база белеме бирәчәкләр, булачак пенсияләрне арттыру алымнары турында сөйләячәкләр.
Ачык ишекләр көне Аксубай районы ПФР бүлегендә үтте. Чара кысаларында экскурсия үтте, аның барышында яшьләрне Пенсия фондының структура бүлекләре эшен оештыру һәм аның төп функцияләре белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев