Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөт җитештерү өчен резерв бар

Быелгы сезонда җитәкчеләр һәм зооветбелгечләр белән берлектә беренче тапкыр үткәрелгән район семинар-киңәшмәсе кышлату чорында терлекләр продуктлылыгын саклау, сәламәт токым алуга багышланды. Семинар "Сөт иле Аксу" агрофирмасы базасында үтте. Сөнчәле бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасы - җитештерү күрсәткечләре буенча районда алдынгылар рәтендә саналмый. Хәер соңгы вакытта ферма коллективында хезмәтне оештыру, яшь терлекләрне саклау...

Быелгы сезонда җитәкчеләр һәм зооветбелгечләр белән берлектә беренче тапкыр үткәрелгән район семинар-киңәшмәсе кышлату чорында терлекләр продуктлылыгын саклау, сәламәт токым алуга багышланды.


Семинар "Сөт иле Аксу" агрофирмасы базасында үтте. Сөнчәле бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасы - җитештерү күрсәткечләре буенча районда алдынгылар рәтендә саналмый. Хәер соңгы вакытта ферма коллективында хезмәтне оештыру, яшь терлекләрне саклау планында уңай үзгәрешләр күзәтелде. Район семинарын әлеге базада үткәрү башка максатларны да күздә тотты. Терлекчелек фермасы эшенә анализ ясап, район белгечләре кайбер юнәлешләр буенча киңәшләр бирделәр. Ахыр чиктә, боларның барысы да фермада эшне яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек тармагы белгечләре терлекчелек объекты территориясен карадылар, корпусларда булдылар.

-Сөт, артым алу өчен резервлар барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә бар, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов. - Алар, әлбәттә инде, монда да бар.

Семинарда терлекләрне ашату мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Кышкы чорда, бозаулаганнан соң сыерлар организмын микроэлементлар белән тулыландыру өчен, аларны мул рацион буенча ашату мөһим. Савым алу күп очракта сыерларны асрау шартларына бәйле. Бина эчендә коры булырга тиеш, үтәли җилгә, дымлылыкка юл куярга ярамый. Гигиенаны саклау өчен тирес чыгару транспортерының өзлексез эшләп торуы шарт. Семинарда катнашучылар ферманың бозаулату бүлегендә шартларның яхшы булуын билгеләп үттеләр. Корпуста минималь дымлылык хөкем сөрә, чиста, бозаулар өчен бокслар әзерләнгән, һава торышы әллә ни салкын булмаганга, өске ишек капкачлары һаваны җилләтү өчен ачык тора. Су эчергечләрдә 24 сәгать буена су торырга тиеш, бу мәҗбүри шарт. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре бозаулар асралган корпусларны да карадылар.

-Терлекләр салкыннан түгел, ә дымлылыктан иза чигәләр, - дип ассызыклады Хәлил Хәлимов. - Дымлылык - авыру китереп чыгаручы микробларның таралуына юл куйган уңай мохит. Яшь терлекләрнең авыруына юл куймас өчен, салкын алым белән асрау алымын кискен үтәү мөһим. Асларына калын итеп салам, пычкы чүбе җәяргә һәм аны көн дә өстәп торырыга кирәк. Бозауларның сәламәтлеген сакларга, аларны өч тапкыр эчерүне оештырырга. Яшь терлекләрнең сәламәтлеген саклауда профилактик чаралар мөһим роль уйный.

Районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафин сыерларда еш очрый торган авырулар турында сөйләде. Агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре кардаларны карадылар. Иң мөһиме - һәр бүлектә терлекләр өчен һәм терлекчеләрнең нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудырылырга тиеш, чөнки фермада күпме күбрәк сөт савып алалар, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы да шулкадәр күбрәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев