Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спутниктан учак та күренә

Янгын куркынычы янаган чорда Россия МЧС спутнигыннан янгын иминлеге контрольдә тотыла. Шул исәптән Аксубай районы территориясендә дә. Спутник термоноктаны һәм районның бердәм кизү тору хезмәтенә тапшырылачак урынны билгели. Диспетчер алынган мәгълүматның дөреслеген тикшерә һәм янгын чыгуның сәбәпләрен, янгынга каршы режимны бозуның сәбәпләрен ачыклау өчен янгын сүндерү бүлекләрен һәм оператив төркемне...

Янгын куркынычы янаган чорда Россия МЧС спутнигыннан янгын иминлеге контрольдә тотыла.


Шул исәптән Аксубай районы территориясендә дә. Спутник термоноктаны һәм районның бердәм кизү тору хезмәтенә тапшырылачак урынны билгели. Диспетчер алынган мәгълүматның дөреслеген тикшерә һәм янгын чыгуның сәбәпләрен, янгынга каршы режимны бозуның сәбәпләрен ачыклау өчен янгын сүндерү бүлекләрен һәм оператив төркемне җибәрә. Спутник хәтта янып торган учакның да термосигналын билгели. Узган елда спутник Ахматка поселогы янындагы янгын турында хәбәр итте. Бәхеткә, ул куркыныч тудырмады, чөнки ут сазлык җирлегендә чыккан иде һәм ул үзеннән-үзе сүнде.

-Район халкына ут белән шаярырга кирәкмәс иде, чүп-чарны бакчаларда һәм өй янында яндыру тыела,-дип әйтте күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рөстәм Гафиятов. -Кешеләр сакчыл булсыннар һәм янгын иминлеге чараларын күрсеннәр иде. Болай эшләмәгәндә, янгын сүндерүчеләрне "кунакка" көтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев