Спорткомплекста концерт
Узган атнада ветераннар секциясе «Юность» спорткомплексында Аналар көненә багышлап күңелләрдә калырлык спорт чарасы уздырды. Җиңелчә гимнастик күнегүләрдән соң спортсмен-пенсионерлар тренер Лидия Горбунова җитәкчелегендә тренажер залга керделәр. Анда мускулларны ныгытырга ярдәм итүче снарядларда шөгыльләнеп алгач, күнегүне фитнес залда дәвам иттеләр. Физик күнегүләрдән соң өлкән яшьтәге спортсменнар экспромтом-концерт программасы күрсәттеләр. Әлеге чара...
Узган атнада ветераннар секциясе «Юность» спорткомплексында Аналар көненә багышлап күңелләрдә калырлык спорт чарасы уздырды.
Җиңелчә гимнастик күнегүләрдән соң спортсмен-пенсионерлар тренер Лидия Горбунова җитәкчелегендә тренажер залга керделәр. Анда мускулларны ныгытырга ярдәм итүче снарядларда шөгыльләнеп алгач, күнегүне фитнес залда дәвам иттеләр.
Физик күнегүләрдән соң өлкән яшьтәге спортсменнар экспромтом-концерт программасы күрсәттеләр.
Әлеге чара бәйрәмдә катнашучылар пешереп килгән тәм-томнардан әзерләнгән чәй өстәле артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев