Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спорт яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге эше турында безгә Ленар Галиев менә ниләр сөйләде. -Безнең эш үз эченә бик күп юнәлешләрне алса да, иң күренеп торганы, әлбәттә, яшүсмерләрне спортка җәлеп итү эше. Аксубайда универсал спорт залы ачылу белән бу эш тагын да көчәйде. Спортзал бер көн дә буш тормый. Яшь буын...

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге эше турында безгә Ленар Галиев менә ниләр сөйләде.


-Безнең эш үз эченә бик күп юнәлешләрне алса да, иң күренеп торганы, әлбәттә, яшүсмерләрне спортка җәлеп итү эше. Аксубайда универсал спорт залы ачылу белән бу эш тагын да көчәйде. Спортзал бер көн дә буш тормый. Яшь буын вәкилләре монда самбо, дзюдо, милли көрәш, спортның төрле уен төрләре белән шөгыльләнәләр. Районда үткәрелгән Сабантуй ярышлары, Җиңү көне марафоны йөздән артык спортчыны үзенә җыя.
Спорт - ярышларда гына түгел, тормышта да җиңү мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә ул яшьләр белән эшләүдә җәмгыятькә кирәкле сыйфатлар тәрбияләү чарасы буларак, төп юнәлеш булып тора да. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасы да нәтиҗәле эшли. Аны тормышка ашыруда яшьләр сәясәте, мәгариф учреждениесе, РОСТО (ДОСААФ) һәм ветераннар советы оешмасы актив эш күрсәтә. Районда яшьләрнең кыек юлга кереп китүләренә юл куймау буенча да күп эшләр башкарыла. Гамәлдә мәдәният, спорт, социаль яклау юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирү, шулай ук яшьләр өчен уздырылган күп кенә чаралар да әлеге бурычны үтәүгә хезмәт итә. Моннан тыш, бу проблеманы чишүгә багышланган адреслы максатчан чаралар комплексы да тормышка ашырыла. Яшьләр арасында наркотикларга каршы акцияләр үткәрү дә даими методик эш булып тора. «Яшь гвардия» активистлары «Агентлар» акциясен үткәрәләр. Аның максаты - яшүсмерләргә алкоголь продукцияләрен сатучы сәүдә нокталарын ачыклау. Алар район үзәгендәге кибетләргә рейдлар ясыйлар, кайчакта авыл кибетләрендә дә булалар. Әлегә алкоголь сату факты ачыкланмаган, әмма «гвардиячеләр» балигъ булмаганнарга аракы һәм тәмәке сату тыелуы турында сатучыларның исләренә төшереп торуны үзләренең бурычлары диеп саныйлар. Яшүсмерләр үзләре дә Аксубайда машина кую кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәшкән «Автохам» акциясендә бик теләп катнашалар. Әгәр «кирпеч» билгесенә килеп кергәнсең, транспортыңны «яшел зонада» калдыргансың яки тротуарда туктаткансың икән- алгы тәрәзәңә ябыштырылган «автохам» наклейкасына юлыгырсың.
Бу акциянең максаты - юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның игътибарын башка автомобильчеләр һәм җәяүлеләрнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә юнәлдерелә.
Яшьләргә экологик тәрбия бирү дә соңгы урында түгел. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге шимбә өмәләре үткәрү белән генә чикләнмичә, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау максатында рейдлар да үткәрәләр.
Мәктәп укучылары «Волонтерлар слеты» оештырып, волонтерларга эш бурычларын тәфсилләп аңлатучы тренинглар үткәрделәр.
-Бүген яшьләрнең җәмгыятьтә булган барлык процессларда актив катнашу күренеше безне сөендерә генә, - дип йомгаклады үз сүзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев