Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Созвездие-Йолдызлык“ – Аксубайда

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале Аксубайда ике көн дәвам итте. 17,18 нче март көннәре безнең район тарихында җуелмас эз калдырачак, чөнки унбиш ел гамәлдә булган дәвердә фестиваль безгә беренче тапкыр килде. Кунакчыл Аксубай җире Татарстанның алты районы - Алексеевск, Спас, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистайдан иң талантлы балаларны кабул итте. Фестиваль башланды Фестивальнең...

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале Аксубайда ике көн дәвам итте.

17,18 нче март көннәре безнең район тарихында җуелмас эз калдырачак, чөнки унбиш ел гамәлдә булган дәвердә фестиваль безгә беренче тапкыр килде. Кунакчыл Аксубай җире Татарстанның алты районы - Алексеевск, Спас, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистайдан иң талантлы балаларны кабул итте.
Фестиваль башланды
Фестивальнең зона этабы кунакларын милли киемнәргә киенгән, өч телдә сәламләгән кызлар ипи-тоз, чәк-чәк, чуаш милли сырасы белән каршы алдылар. Фестивальне төп сәхнәдә район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Раилә Гарипова һәм ТР "Созвездие-Йолдызлык" иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры, Россиянең театр эшлеклеләре Берлеге әгъзасы, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов ачты.
-Өч ай элек фестивальнең зональ этапларын уздыру мәсьәләсе хәл ителгәндә, мин Дмитрий Александровичны аны нәкъ менә Аксубайда уздырырга күндердем - бездә талантлы балалар һәм яшьләр күп, без 15 ел дәвамында фестивальдә катнашып югары үрләр яулаган талантлы балаларыбыз белән горурланабыз, - дип билгеләп үтте фестивальне ачып район башлыгы Камил Гилманов. - Әлеге бәйгене уйлап тапкан кешегә рәхмәтем чиксез. Ә бит Татарстанның күп кенә талантлы артистлары үзләренең иҗат эшчәнлекләрен нәкъ менә "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә башлаганнар.
Раилә Гарипова фестивальдә катнашучыларны сәламләп, балалар белән эшләгәннәре өчен остазларга, аңлап якын килгән һәм иҗади яктан үсәргә ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәт әйтте.
Дмитрий Туманов унбиш ел буена Татарстан буйлап атлаучы яшьләр фестиваленең тарихын искә төшереп, әлеге бәйге фестивальгә башлангыч биргән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, аның инициативасын хуплаган, һәр районга ярдәм кулы сузарга тырышкан һәм муниципаль берәмлекләр булышлыгы белән яшәп килә, диде, ә фестивальнең зона этаплары Татарстан районнарында уза.
Безнең район турында сүз башлап, Дмитрий Туманов, Татарстанның көньягында ул һәрвакыт "Созвездие-Йолдызлык"ның нигезе булды, диде.
-Безнең "Созвездие -Йолдызлык" фестивале - ул балага өйрәтергә кирәк булган мәдәният, әхлак, гаделлекне нигез итеп алган бердәм иҗади гаилә, - дип билгеләп үтте Дмитрий Туманов. - Ихласлык һәм канәгатьләнү - сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларның төп сыйфаты.
Конкурста катнашучылар чыгышына Туманов җитәкчелегендәге составына Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, Айдар Гайнетдинов кергән абруйлы жюри бәя бирде.
Аксубай сигез йөзгә якын катнашучыны кабул итте, абруйлы жюри "Конферансье", "Вокал" (соло һәм ансабльләр) һәм "Хореография" номинацияләрендә 200 дән артык номерны карады.
Конкурсатларның дулкынланулары сизелеп тора иде.
Чирмешән районыннан килгән "Бәллүр башмак" бию ансамбле кызлары, фестивальдә беренче тапкыр гына катнашулары сәбәпле нык дулкынлануларын, әмма җиңүгә өмет итүләрен яшермәделәр.
Аксубайның "Орхидея" хореография ансамбле биючеләре барысыннан да уздырырга вәгъдә бирделәр. Аксубай кызы Эвелина Сруртдинованы "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең аксакалы дияргә була - ул ундүртенче тапкыр катнашты, өстәвенә хәзер инде үзенең чыгышы белән генә түгел, кулы астында шөгыльләнүчеләрне дә тәкъдим итеп.
Аксубайны талантларга бай диләр
Бу турыда "Созвездие- -Йолдызлык" фестиваленең гала-концертын ачып, Дмитрий Платонов әйтеп үтте.
-Бүген "Аксубай" дигән матур исем белән картада тагын бер урын пәйда булды, аны талантларга бай, дип әйтәсе килә, чөнки ике көн дәвамында без монда Татарстанның җиде районныннан килгән иң талантлы балалар чыгышын тыңлап, күреп ләззәтләндек, - дип билгеләп үтте ул. - Без ике йөздән артык номерны карадык һәм безгә уңайлылык тудырган өчен әлеге бистәгә рәхмәт әйтәсе килә.
Зал аның чыгышын алкышларга күмде. Шулай ук фестивальнең учредителе Татарстан Министрлар Кабинетына, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм итү фондына, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советларына, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, мәгариф һәм фән министрлыгына, мәдәният министрлыгына, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә, "Созвездие-Йолдызлык төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Шуңа күрә Аксубайга гала-концертка республикадан бик күп кунаклар килде. Шулар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин, ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш референты Ильяс Гузаиров, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина килде.
-Ике көн буена мин дә конкурста катнашучылар белән бергә борчылдым, аларның барысына да югары балл куясым килә, - диде район башлыгы Камил Гилманов. - Әмма бу иң гадел, иң намуслы бәйге, менә шуның өчен жюри иң-иңнәрне билгеләр дип уйлыйм.
-Аксубай җиренең алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итүен, ә талантларның чәчәк атуын телим, - дигән теләкләрен җиткердеТР артисты Зилә Сөнгатуллина
ХV "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең репертуары быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Концерт программасының беренче өлешендә сугыш чоры җырлары яңгырады, сәхнәгә бию коллективлары чыкты, алып баручылар аларны нәзакатле итеп тәкъдим итте.
Бүләкләү тантанасы һәр бәйгенең дулкынландыргыч мизгеленә әверелә. Ә конкурсантларны район башлыгы Камил Гилманов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев, телевидение алып баручылары Дмитрий Пивоваров һәм Резидә Хәсәнова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, "Созвездие-Йолдызлык" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов бүләкләделәр. Алар катнашучыларга фестиваль дипломнары һәм призлар тапшырдылар. Аксубайлылардан "Вокал-соло" номинациясендә Елизавета Куркина, София Крайнова белән Рамазан Хәмидуллин дуэты, "Хореография" номинациясендә - "Фантазия" ансамбле (кече төркем), "Каприз" ансамбле (Иске Тимошкино), район Мәдәният йортының "Дэнс-Тайм" бию студиясе жюри тарафыннан махсус бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.
"Вокал" номинациясендә өченче төркемнән Дарина Сруртдинова һәм Савелий Терегулов, "Хореография" номинациясендә кече төркемдәге "Орхидея" һәм "Вдохновения" ансамбльләре өченче урыннар өчен дипломнар белән билгеләп үтелделәр.
"Вокал-соло" номинациясендә 1 нче кече төркемнән - Виола Гафиятова, 2 нче кече төркемнән - Оксана Николаева, өченче төркемнән Ирина Яремейчук (аңа дипломнан тыш, иганәче "Мелита" компаниясеннән тун да бүләк иттеләр) икенче урыннар өчен дипломга ия булдылар. Вокаль ансамбльләр арасында Аксубайдан "Капелька" ансамбле икенче урынны яулады.
"Вокал-соло" номинациясендә аксубайлылар арасында 1 нче кече төркемдә беренче урынны алган Регина Черникова, 2 нче кече төркемдә - Виктория Васильева, өченче төркемдә Камилә Нәсибуллина, өлкән төркемдә Эвелина Сруртдинова җиңүчеләр булдылар.
Вокаль ансамбльләр арасында беренче урынны "Сияние" вокаль триосы яулады, хореография коллективлары арасында - кече төркемдә "Орхидея" ансамбле, урта төркемдә - "Орхидея" ансамбле, өлкән төркемдә "Вдохновение" ансамбле беренче урыннарны алдылар.
"Созвездие-Йолдызлык"- та катнашкан Алексей Радионовның чыгышы аксубайлылар өчен чын бүләк булды.
Фестиваль соңында йолдызлык катнашучылары традицион бию һәм гимн башкару өчен кабат сәхнәгә күтәрелделәр.
Аксубайдан иң яшь катнашучылар - җиде яшьлек Регина Черникова, җырчы булырга хыяллануын яшермәде.
-Бу минем өчен беренче бәйге, мин бакчадан ук җырлыйм. Мине музыка укытучысы - Татьяна Алексеевна җырларга өйрәтте, - дип уртаклашты Галина. - Казанга бәйгегә барам, җиңү яулап "Созвездие-Йолдызлык" рюкзагын алып кайтырга хыялланам.
Менә шулай, талантлы балаларга фестивальнең матди ягы әһәмиятле түгел, алар өчен әкияти "Созвездие -Йолдызлык" илендә катнашу мөһим.
Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/57-q-q-17-18-2015-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев