Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Советның чираттагы утырышы

Үткән атнада муниципаль район Советының ундүртенче утырышы булып үтте. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Камил Гилманов ачты. Көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелде. «Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасын тормышка ашыру барышы һәм шулай ук 2012-2014 елларда Аксубай муниципаль районы территориясендә террорчылык һәм экстремизмның пәйда булуын минимальләштерү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында»...

Үткән атнада муниципаль район Советының ундүртенче утырышы булып үтте.


Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Камил Гилманов ачты. Көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелде. «Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасын тормышка ашыру барышы һәм шулай ук 2012-2014 елларда Аксубай муниципаль районы территориясендә террорчылык һәм экстремизмның пәйда булуын минимальләштерү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында» гы проект шуларның иң мөһиме булды. Әлеге мәсьәлә буенча РФ МВД ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов «Аксубай муниципаль районында 2012-2013 елларның җылыту сезонына хәзерләнү барышы турында»гы мәсьәләне күтәрде.
Өченче һәм дүртенче мәсьәләләр буенча «Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Әминә Вәлиуллина чыгыш ясады. Ул Аксубай муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең 2012-2013 яңа уку елына хәзерлеге турында сөйләде һәм «Мәгариф бүлеге» МКУ Положениесенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ясады.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов 2011елда һәм 2012 елның беренче яртыеллыгында Аксубай муниципаль районында «Сәламәтлек» өстенлекле проектның гамәлгә ашу барышы турында сөйләде.
Алтынчы, «Өч һәм күбрәк баласы булган гражданнарга тәкъдим итү өчен җир участотклары исемлеген билгеләү тәртибе турында»- гы мәсьәлә буенча Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Светлана Крайнова чыгыш ясады.
Район Советының «25.08.2010 елдан үз көченә кергән 276 нчы санлы Карарына үзгәрешләр кертү турында» гы һәм «Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә кагылышлы таләпләрне үтәү һәм районда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссияләр турындагы Положениене раслау турында»гы мәсьләләр буенча сүз башкарма комитетның кадрлар бүлеге начальнигы Надежда Крайновага бирелде.
Сигезенче мәсьәлә дә шулай ук район Советының 30.06.2011 елдан гамәлгә кергән «Әзер продукциянең 15 проценттан артык күләмен этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителмәгән социаль-мәдәни объектлар урнашкан урыннарга, куркынычлылык чыганагы зур булган һәм халык күпләп җыелган урыннарга якын территорияләрне билгеләү турында»гы 52 нче санлы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылды. Әлеге мәсьәлә буенча башкарма комитетның юридик бүлек начальнигы Марат Габдрахманов чыгыш ясады.
«Район Советының 27.10.2011 елда кабул ителгән «2011-2015 елларга социаль-икътисадый үсеш программасы турында»гы 63 нче санлы Карарына үзгәрешләр кертү турында»гы соңгы мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев чыгыш ясады.
Барлык мәсьәләләр дә Совет утырышында тикшерелде һәм депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды. Кабул ителгән карарлар белән Аксубай муниципаль районының www.aksubayevo.tatarstan.ru. рәсми сайтында танышырга була.
Утырыш соңында район башлыгы Камил Гилманов ТКХ МПП генераль директоры Игорь Шугаевка «ТР ТКХ ның атказанган хезмәткәре» билгесен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев