Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Социаль учреждениеләргә ярдәм

Аксубай районы "РИТЭК" ААҖ "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды белән берлектә оештырган традицион социаль проектлар бәйгесендә барлыгы ике миллион сумнан артык күләмдә унбер грант отты. Быел исә юбилей елы - бәйге бишенче тапкыр уздырыла. Грант тапшыру тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,...

Аксубай районы "РИТЭК" ААҖ "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды белән берлектә оештырган традицион социаль проектлар бәйгесендә барлыгы ике миллион сумнан артык күләмдә унбер грант отты.


Быел исә юбилей елы - бәйге бишенче тапкыр уздырыла. Грант тапшыру тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "ЛУКОЙЛ" Нефть компаниясе" ААҖ президенты Вагит Алекперов, Россия инновацион ягулык-энергетика (РИТЭК) компаниясе президенты, "Лукойл" Нефть компаниясе" ААҖ директорлар советы рәисе Валерий Грайфер катнашында "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды.


Социаль проектлар бәйгесе татарстанлылар һәм шулай ук безнең район өчен дә, иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның хыялларын тормышка ашырып, нефть компанияләре үз эшчәнлекләрен алып барган территорияләрдәге актуаль социаль проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирә. Ел саен йөзләрчә оешма бәйгедә катнашу теләген белдерә. Грант күләме дә елдан-ел арта бара. Быел ул 25 миллион сумны тәшкил итте, ә җиңүчеләр саны 147гә җитте.

"ЛУКОЙЛ" ААҖ президенты Вагит Алекперов бүләкләү тантанасында чыгыш ясап, "Эшчәнлегебезнең, шулай ук кешеләргә катнашып, үзләренең файдалы хезмәтләренә, эшчәнлекләренең теге яки бу юнәлешен үстерү өчен матди ярдәм алу мөмкинлеге биргән мондый бәйгеләр уздыру, дәүләткә дә, җәмгыятькә дә аңлаешлы һәм үтә күренмәле булуы безнең өчен бик мөһим. Монда җиңүчеләр түгел, ә иң яхшы идеяны җиткерүчеләр, теге яки бу проектны дөрес сайлап, ышанычлы гамәлгә ашыручылар булсын", - дип билгеләп үтте.

"ЛУКОЙЛ" ААҖ президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде: "Без монда 10 елга якын эшлибез, шул вакыт эчендә үзебезнең җитештерү проектларыбызны үстерүгә хуплау сиздек һәм, табигый ки, без кешеләргә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге дә алдык".

Вагит Алекперов, бәйгедә катнашучыларны котлап, алар арасында җиңелүчеләрнең булмавын ассызыклады: "Монда барысы да җиңүчеләр. Әгәр дә кем дә булса, грант алмаган икән, ул тәҗрибә туплады, икенче елга аның гранты барыбер булачак".
"Без бу конкурсны бишенче тапкыр уздырабыз, катнашучылар саны да елдан-ел арта бара. Әгәр дә бу бәйге булмаса, безнең күп проектлар барлыкка килмәс иде. "РИТЭК" компаниясенә һәм "ЛУКОЙЛ" фондына бик зур рәхмәт, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, кичәдә чыгыш ясап. Ул "РИТЭК" ААҖ - республикада гамәлгә ашырылган күп кенә социаль проектларда катнашучы, Татарстанда иң зур салым түләүче, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, ТР Президенты сүзләренә караганда, "ЛУКОЙЛ" ААҖ - республиканың стратегик партнеры. Грант ияләрен бүләкләү тантанасы һәрвакытта да концерт номерлары белән үрелеп бара. Бу юлы да тантанада Россия Федерациясенең Кораллы Көчләр министрлыгы Хәрби оркестры чыгышы һәм концертны алып баручы Ольга Будинаның катнашуы ямь өстенә ямь булды.

Утыз биш кешедән торган Аксубай районы делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде.
Грантлар дүрт - "Шәфкатьлелек", "Мәдәният һәм спорт", "Экология", "Туган төбәк" номинацияләре буенча бирелде.
Безнең район барлык номинацияләрдә дә билгеләп үтелде.

"Пирамида"ның төп сәхнәсендә "РИТЭК" компаниясе директоры Николай Николаев һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайновага Грант алу турында Диплом тапшырдылар. Грант алу турындагы Дипломнарны район Мәдәният йорты, Җирлекара үзәк китапханә, Аксубай туган якны өйрәнү музее, башкарма комитетның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, "Юность" универсаль спорт залы, Кәкре Күл, Трудолюбово, Иске Ибрай, Беловка авыл җирлеге, Ләйсән балалар бакчасы да алды.

Грант алучыларны беренче булып район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде.
-Бүген без районга гомуми суммасы 2500 миллион тәшкил иткән унбер грант алып кайтабыз. Бу районның социаль учреждениеләре өчен зур ярдәм, - диде ул безнең хәбәрчебезгә биргән әңгәмәдә. - Бәйгенең биш еллык тарихында Аксубай районы "Лукойл" һәм "Ритэк" компанияләреннән илледән артык грант алды. Узган елда проектларны гамәлгә ашыру бәрабәренә районда өч миллион ярым сумлык үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Оештыручыларга бәйге өчен дә, һәрдаим ярдәм кулы сузулары өчен дә бик зур рәхмәт. Әлеге социаль проекттан тыш алар район учреждениеләренә булышлык күрсәтәләр. Аксубайлылар исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәм.

Бүләкләү тантанасыннан соң Ирина Крайнова үзенең җиңүчеләр арасында булуына ышанмавын белдерде.
- Безнең авыл җирлеге "Туган төбәк" номинациясендә "Хәтерлибез, димәк, яшибез!" проекты белән катнашты. Грант акчасына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен обелиск төзергә һәм Җиңү паркын тәртипкә китерергә уйлыйбыз,- дип фикерләре белән уртаклашты ул.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев