Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Социаль тармак маршрутлары буйлап

Аксубай районында эшлекле сәфәр белән Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Аның килүенең максаты - районның социаль оешмалары эше һәм гомумән район белән танышу иде. Ә яңа елдан Эльмира Әмир кызына безнең район буенча курьерлык вазыйфасы да йөкләнде. Үзенең эш көнен ул иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән...

Аксубай районында эшлекле сәфәр белән Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.



Аның килүенең максаты - районның социаль оешмалары эше һәм гомумән район белән танышу иде. Ә яңа елдан Эльмира Әмир кызына безнең район буенча курьерлык вазыйфасы да йөкләнде. Үзенең эш көнен ул иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән танышудан башлады.


- Бездә пенсионерлар бик актив, аларның күбесе төрле юнәлешләр буенча иҗтимагый эш алып баралар, - дип билгеләп үтте сөйләшү барышында район башлыгы.
Ә җәмәгатьче-пенсионерларны бер генә мәсьәлә - халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге ябылмасмы икән дигән сорау кызыксындырды.


- Бүгенге көндә бүлектә пенсионерлар һәм инвалидлар тернәкләнү курслары уза, әйтергә кирәк, монда ял итүдән алып, дәвалауга кадәр төрле яклап хезмәт күрсәтәләр, - диделәр алар.


- Әлегә бүлекнең ябылуы турында сүз бармый, - диде сөйләшү барышында Эльмира Зарипова.


Министр пенсионерлар белән очрашудан соң, районның социаль учреждениеләрендә - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Аксубай интернат йортында, "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка махсус-интернатта булды.


Министрны барысы да кызыксындырды, ул бүлмәләрдәге яшәү шартлары белән танышты, ашханәләр һәм ризык әзерләү бүлекләрен карап чыкты.
Министр яңартылган Мәшгульлек һәм социаль яклау үзәгендә дә булды - бина ремонтланган, аның мәйданы ике тапкырга зурайтылган. Бина "Уңай мохит" программасы кысаларына нигезләнеп җиһазландырылган.


Эльмира Зарипова, районның социаль учреждениеләре үз эшләрен югары дәрәҗәдә алып баралар, дип билгеләп үтте. Ләкин проблемалар бар - кайдадыр җиһазларны яңартырга, кайдадыр хуҗалык эшләрен җайга салырга кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев