Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Социаль – көнкүреш мәсьәләләре иң мөһиме

Түбән Савруш авылында Иске Савруш авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Җирлек башлыгы Андрей Кузьмин узган елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты. Атап әйткәндә, Түбән Саврушта авыл җирлегенең өстәмә керемнәре исәбенә күперне яңартканнар, мәдәният йорты түбәсенә зур ремонт ясаганнар. Авыл халкы ярдәме белән Васильевкада ике күперне төзәткәннәр, зиярәт алачыгы төзегәннәр,...

Түбән Савруш авылында Иске Савруш авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы булып үтте.


Җирлек башлыгы Андрей Кузьмин узган елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты. Атап әйткәндә, Түбән Саврушта авыл җирлегенең өстәмә керемнәре исәбенә күперне яңартканнар, мәдәният йорты түбәсенә зур ремонт ясаганнар. Авыл халкы ярдәме белән Васильевкада ике күперне төзәткәннәр, зиярәт алачыгы төзегәннәр, Иске Саврушта халыктан җыйган акчага зиярәтне койма белән тотып алганнар.
Авыл җирлегендә проблемалар да аз түгел. Түбәнсаврушлыларны мәктәп һәм ФАП ның начар хәлдә булуы аеруча борчый.


-Бу мәсьәләне игътибарга алырбыз, сезнең авыл җирлегендә демографик хәл югары дәрәҗәдә, узган елда монда уналты бәләкәч дөньяга килде, - дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов. - Теләсә нинди очракта да клуб яки мәктәпне аерым төзү рентабельле түгел.
Авыл халкы өчен иң зур проблема - юллар. Иске Саврушта да, Васильевкада да асфальт юлны 2012 елда күпергә кадәр генә салганнар, хәзер кешеләр аны ФАПка кадәр озынайтуны сорыйлар. Район башлыгының авыл кешеләренә дәгъвасы да бар иде - берничә елдан бирле монда су белән тәэмин итү программасы эшләп килүгә карамастан, элеккеге кебек үк суны коедан алалар, нәтиҗәдә скважиналар ләм белән каплана.


- Әлеге программаны быел да дәвам итәргә планлаштырабыз, эш сезнең үзегездән генә тора, - дип әйтте Камил Гилманов.
Бу җирлектә халык 360 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 220 се савым сыерлар.


-Безнең терлекләрне көтү урыныбыз юк, - дип әйттеләр залдагы кешеләр. - Чөнки бөтен җирләр дә рәсмиләштерелгән.
Камил Гилманов авыллар тирәсендә көтү өчен җир бүлеп бирергә кушты, чөнки бүген авыл кешеләре дәүләткә продукция сатучы булып торалар. 2013 елда Иске Савруш җирлеге халкы дәүләткә 330 тонна сөт саткан. Җирлек территориясендә сөт җыючыларның берсе - Валерий Семенов иң актив сөт тапшыручыларга бүләкләр тапшырды.


Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Тимофеев үзенең чыгышын, 2014 - Мәдәният елы, дип искә алудан башлады һәм беренче чиратта, авыл җирлегендә массакүләм чаралар оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Узган елда Урмандеевода күпфункцияле үзәк төзеп файдалануга тапшырганнар, монда клуб, ФАП һәм китапханә урнашкан. Җирлектә төзекләндерү эшенә дә игътибар биргәннәр - авыл зиярәтләрен төзекләндергәннәр, суүткәргеч линиясендә ремонт-яңарту эшләре алып барылган, Кече Акташта елга аша күпер салганнар. Монда шәхси ярдәмче хуҗалыклар арта бара. Кайбер йортта бишәр баш сыер асрыйлар. Әлеге җирлекнең 19 гаиләсе хуҗалыкларын үстерү өчен кредит алды. Авыл җирлеге урамнарны яктырту буенча уңышлы эшләгән.


-Әгәр элеккерәк җәйге чорда экономияләү максатында электр энергиясен сүндергән булсак, 2013 елда исә моны эшләргә туры килмәде, - дип сөйли җирлек башлыгы. -Әлеге чыгым 25 мең сум тәшкил иткән булса, үзәкләшкән кабызу идарәсенең биш блогын куйганнан соң 15 мең сумга калды. Быел без калган унбиш яктырткычны да аларга тоташтырырга ниятлибез.


Җирлектә урамнарны кардан чистарту проблема булып тора, ә бит шәхси секторда 70 трактор бар. Җирлек эчләрендәге юлларның озынлыгы 23 километр тәшкил итә. Әгәр дә һәр трактор хуҗасы нибары өч йөз метр җирне кардан чистартса, проблема булмас иде.
Җирлек башлыгы беренче чираттагы проблемалар арасында Заря поселогына кадәр юл һәм клуб булмауны әйтеп үтте.
Зарялылар хезмәт сөючән халык, монда яшәүче һәр егерменче гаилә мәһабәт өй салып чыккан, күпләр тәрбиягә бала алганнар. Аларга проблеманы хәл итүдә булышырга кирәк, - дип әйтте Камил Гилманов.


Җирлектә Савруштан Урмандеевога кадәр асфальт юл салу, Савгач һәм Урмандеевода гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясау, Сидул-Ерыклы һәм Заря поселокларында суүткәргеч төзү проблемалары аеруча кискен тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев