Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Солдатка хат

"Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән "Солдатка хат" акциясен уздырдылар. Акциянең төп максаты - балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Россия армиясендә хезмәт итүче егетләргә әхлаки ярдәм күрсәтү. Солдатка хат язу - җиңел эш түгел. Баштан балалар солдатлар һәм армия турында сораштылар, аннары соң рәхәтләнеп хат язарга керештеләр. "Исәнме, кадерле дус!" -...

"Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән "Солдатка хат" акциясен уздырдылар.
Акциянең төп максаты - балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Россия армиясендә хезмәт итүче егетләргә әхлаки ярдәм күрсәтү. Солдатка хат язу - җиңел эш түгел. Баштан балалар солдатлар һәм армия турында сораштылар, аннары соң рәхәтләнеп хат язарга керештеләр. "Исәнме, кадерле дус!" - тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге хатларын менә шундый җылы сүзләрдән башлады. Хатларда балалар үзләре, тормышка планнары, хыяллары, мәктәп тормышы турында яздылар. Балалар бигрәк тә хәрби хезмәткә карата үзләренең мөнәсәбәтләрен һәм вакытлы хезмәттә солдатларның роле турында дулкынландыргыч итеп бәян иттеләр. Өлкәнрәк балалар "Физик әзерлек үтү авыр булдымы? Армиядә хезмәт итү ошыймы? Көненә ничә тапкыр ашаталар? Буш вакытларны ничек уздырасыз?" дигән сорауларны бирделәр - чөнки киләчәктә аларның да армия сафларында хезмәт итәселәре бар. Тәрбиячеләргә җылы, әмма шул ук вакытта җитди булган хатларны уку бик рәхәт булды. Хатлар Ерак Көнчыгышта танк гаскәрләрендә хезмәт итүче Олег Тимофеевка юлланачак. Балалар язган хатлар солдат тормышын бизәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев