Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау тиешле дәрәҗәдә

Соңгы егерме елда беренче тапкыр Аксубай хастаханәсендә "Казан медицина университеты студентлары һәм ординаторлары практика узды. Бу эш студентларга сәламәтлек саклау өлкәсенең авылда да тиешле дәрәҗәдә булуын дәлилләүгә юнәлдерелгән. Районда медицина ярдәме күрсәтү начар дәрәҗәдә түгел. Медицина ярдәмен һәркем ала ала, аның сыйфаты да яхшы. Хастаханәгә һәм поликлиникага яңа җиһазлар кайтарыла....

Соңгы егерме елда беренче тапкыр Аксубай хастаханәсендә "Казан медицина университеты студентлары һәм ординаторлары практика узды.



Бу эш студентларга сәламәтлек саклау өлкәсенең авылда да тиешле дәрәҗәдә булуын дәлилләүгә юнәлдерелгән.


Районда медицина ярдәме күрсәтү начар дәрәҗәдә түгел. Медицина ярдәмен һәркем ала ала, аның сыйфаты да яхшы. Хастаханәгә һәм поликлиникага яңа җиһазлар кайтарыла. Әмма район өстәмә медицина кадрларына мохтаҗлык кичерә.


Күптән түгел безнең хастаханәдә КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы студентлары практика үтте.


- Мин аларга эшнең өлешчә генә тапшырылуын, авырлык китерергә тырышмауны сиздем, - дип фикерләре белән уртаклашты практикантларның җитәкчесе профессор Луиза Фазлыева. - Беренче көн танышу формасында үтте. Соңрак без фельдшер-акушерлык пунктында булдык.


Әйтергә кирәк, профессорның, практикантларга эш тулысынча бирелми, дигән сүзләре бөтенләй үк дөрес түгел. Без субординаторларның поликлиникада һәм стационарда пациентларны табиблар кебек үк бертигез дәрәҗәдә дәвалауларын күрдек. Моннан тыш, яшь белгечләр куйган диагноз һәм алар биргән киңәшләр тәҗрибәле табиблар тарафыннан расланды.


Булачак педиатрлар белән без якыннанрак танышырга булдык. Валерия, Ләйсән, Гөлинә - алтынчы курс студентлары. Кызганыч, аларның берсенең дә авыл җирендә эшләү теләге юк. Гомумән, барысы да башкала учреждениеләре белән килешү төзегән.


- Белгечләрне авылга җәлеп итү өчен нинди шартлар кирәк соң, - дип кызыксындык без кызлардан.


- Беренче чиратта, торак белән тәэмин итү, - дип бертавыштан җавап бирделәр субординаторлар.


- Икенче урында - коллективның рухи ярдәме. Шулай ук беренче елларда матди ярдәм дә зур урын алып тора.


Авылда сәламәтлек саклау өлкәсенең югары дәрәҗәдә икәненә шәкертләр үз күзләре белән күреп инандылар. Аларга Аксубайда яшәү шартлары да, кабул итүләр дә ошады. Үзләренең хис-кичерешләрен курсташлары белән уртаклашырга сүз бирделәр, кем белә, бәлки Аксубай ягы берәрсенең күңеленә хуш килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев