Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәламәт яшәү рәвеше өчен

Бөтендөнья йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш көнен Аксубай үзәк район хастаханәсендә "Сәламәт булыр вакыт" акциясе белән билгеләп үттеләр. Пациентлар агымы күзәтелгән көннең беренче яртысында, хастаханә фойесында белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларына китергән төп факторларны ачыклауга тикшерүләр үткәрделәр: кан басымын үлчәделәр, канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен билгеләделәр. Пациентлар аппаратура өстәле янына теләп...

Бөтендөнья йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш көнен Аксубай үзәк район хастаханәсендә "Сәламәт булыр вакыт" акциясе белән билгеләп үттеләр.

Пациентлар агымы күзәтелгән көннең беренче яртысында, хастаханә фойесында белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларына китергән төп факторларны ачыклауга тикшерүләр үткәрделәр: кан басымын үлчәделәр, канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен билгеләделәр.
Пациентлар аппаратура өстәле янына теләп килделәр. Бушлай тикшерү турындагы хәбәр бик тиз таралды һәм күпләр регистратурага ашыктылар. Әлеге процедуралардан тыш, теләүчеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы ничек көрәшүгә бәйле киңәшләр һәм дөрес туклану рецептлары алдылар.
Әйтергә кирәк, район үзәк хастаханәсе коллективы, сәламәт яшәү рәвешенең буш сүзләр булмавын үз үрнәгендә күрсәтә. Хезмәткәрләр атнага ике тапкыр спорт залына йөриләр, тренажерларда теләп шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев