Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәрне макта–авылда тор

Районда кече ватаны җирендә эшләргә теләүчеләр арта бара. Күптән түгел үз көчләре белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ) алып барган кешеләр акрынлап аякларында нык басып торган крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) сафына керә башлады. Пионер поселогыннан Чулпан һәм Зөфәр Гобәйдуллиннар гаиләсе фермер хуҗалыгы оештырганнар. КФХ ачуга кадәр алар озын юл үтәләр, әмма үз...

Районда кече ватаны җирендә эшләргә теләүчеләр арта бара.


Күптән түгел үз көчләре белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ) алып барган кешеләр акрынлап аякларында нык басып торган крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) сафына керә башлады.
Пионер поселогыннан Чулпан һәм Зөфәр Гобәйдуллиннар гаиләсе фермер хуҗалыгы оештырганнар.
КФХ ачуга кадәр алар озын юл үтәләр, әмма үз дигәннәренә ирешәләр. Зөфәр тумышы белән шул ук поселоктан, ул озак еллар Түбән Камада «Камэнергосбыт» заводында эшли. Анда арматура заводында бәхетсезлек очрагы килеп чыга һәм ул эш урынында имгәнү ала. Табиблар аңа икенче төркем инвалидлык билгелиләр. Әмма ул сәламәтлегенә зыян килүгә карамастан, Самара шәһәрендә төзелеш конторасы ача. 2001 елда Чулпанны очрата. Озак тормый туй ясыйлар һәм аларның уллары Алмаз дөньяга килә.
Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, шәһәр тормышына аның күңеле ятмый, хатыны да авылга күчеп кайтырга риза була. Шулай итеп, алар Пионер поселогына, әти-әниләре йортына күчеп кайтырга карар кылалар. Хезмәт сөючән гаилә җиңел юл эзләми. Абзарны яңартып, үгезләр сатып алалар. Хуҗалык эшләре нигездә Чулпан җилкәсенә төшә. Чөнки Зөфәр үзенең ике КамАЗ машинасында шәхси йөк ташу белән шөгыльләнә. Әмма терлекчелеккә булган кызыксыну барысын да җиңә. Гобәйдуллиннар терлекләр санын 25 башка җиткерәләр һәм бер үк вакытта сарык үрчетү белән дә шөгыльләнәләр. Үрчетү өчен элиталы сарыкларны Самара өлкәсенең нәсел предприятиесеннән алып кайталар.
Хуҗалык итүдән алынган табышны Гобәйдуллиннар үз эшләрен үстерүгә тоталар. Мини-ферма, гараж, йорт төзиләр, хәзерге вакытта алар хуҗалыгында 30 га якын үгез, өч нәселле сарык, сарыклар һәм башка терлек-туар бар. Акрынлап КамАЗ ны да яңарталар, аңа тагылма сатып алалар. Зөфәр Гобәйдуллин аның белән җәй көне азык хәзерләү, уңыш җыеп алу вакытында «ВАМИН-Аксу» агрофирмасына, башка хуҗалыкларга булыша. Хезмәте өчен печән, ашлык, салам ала. Шул рәвешле, үз фермасын азыклар белән тулысынча тәэмин итә.
Гаилә алга таба да үз эшен җәелдерергә планлаштыра. Симертүдәге үгезләр санын 70 башка, сарыклар көтүен 100 башка кадәр арттырырга телиләр, менә шуның өчен алар быел «ТР гаилә фермалары» республика программасында катнашуга гариза биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ТР гаилә фермалары» программасы