Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәпме? Юк – әйбәт!

Заманча эстрада җырчылары хор белән җырлауны икенче урынга калдырганнар иде кебек. Тик өченче урта белем бирү мәктәбе укучылары хор белән җырлауның заманча сәхнә әсәрләреннән зәвык һәм мавыктыргыч булуы ягыннан берничек тә аерылып тормавын дәлилләделәр. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хор бәйгесе мәктәп тормышында зур мәдәни чара булып торды. Анда 300 дән...

Заманча эстрада җырчылары хор белән җырлауны икенче урынга калдырганнар иде кебек.



Тик өченче урта белем бирү мәктәбе укучылары хор белән җырлауның заманча сәхнә әсәрләреннән зәвык һәм мавыктыргыч булуы ягыннан берничек тә аерылып тормавын дәлилләделәр. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хор бәйгесе мәктәп тормышында зур мәдәни чара булып торды. Анда 300 дән артык кеше катнашты. Чыгышлар хәрби темага багышланган иде.

Мәктәпнең актлар залында һәр тамашачыга таныш моңнар агылды. Сәхнәдән сугышта дошманнарга каршы көрәшкән солдатлар турында җырлар яңгырады. Һичшиксез үтәлергә тиешле бәйге шарты сыйныфтагы һәр укучының хорда катнашуы иде.

Чыгыш ясаганда һәрберсе үзенчәлеген күрсәтте, җырны тамашачыларга җиткерүгә һәрберсе яңача карады. Кемнәрдер җырларны сәхнәләштереп, кайсыларыдыр классик якын килеп, музыкаль әсәрләрнең асылын халыкка җиткерделәр. Тәҗрибәле хөкемдарлар бүләкләнүчеләрне билгеләгәндә, хәтта аптырап калдылар, чөнки барлык сыйныфлар да искиткеч чыгыш ясадылар.

Шулай булуга карамастан, беренче урыннарны 8 "А" һәм 6 "Б" сыйныфларына бирергә, дигән уртак фикергә килделәр. Икенче урында 7 "В", 8 "Б" сыйныфлары урнашты. Өченче урын 7 "Б", 6 "В" сыйныфларына бирелде. "Эмоциональ яңгыраш" номинациясендә - 5 "А", "Сәхнә имиджы" - 5 "Б", "Җиңүгә омтылыш" - 5 "В", "Импровизация" номинациясендә 10 сыйныф җиңүгә иреште. Тамашачы мәхәббәте бүләгенә 7 "А" сыйныфы лаек булды.


Мәктәп коллективын хорлар бәйгесенә әзерләүдә өстәмә белем бирү укытучысы Галина Краснова, сыйныф җитәкчеләре зур эш башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев