Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шоферларга таләп зур

Хәзерге вакытта Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, җәяүлеләргә караганда, шоферларга күбрәк җәза бирелә. Асылда шоферларның да, шулай ук җәяүлеләрнең дә юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак хокуклары бертөрле. Закон буенча аларның бурычлары да, хокуклары да бертигез. Кайбер юл участокларында икесенең берсенә өстенлек бирелә. Торак зонада шофер тизлек режимын сакларга һәм җәяүлеләргә юл...

Хәзерге вакытта Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, җәяүлеләргә караганда, шоферларга күбрәк җәза бирелә.
Асылда шоферларның да, шулай ук җәяүлеләрнең дә юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак хокуклары бертөрле. Закон буенча аларның бурычлары да, хокуклары да бертигез. Кайбер юл участокларында икесенең берсенә өстенлек бирелә. Торак зонада шофер тизлек режимын сакларга һәм җәяүлеләргә юл бирергә тиеш. Ә җәяүлеләргә, үз чиратында, юлны тиешсез урында аркылы чыгарга ярамый. Дөрес, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар суммасы төрле. Җәяүлегә якынча 200 сум штраф салынса, машина йөртүчегә исә берничә тапкырга күбрәк. Барлык аварияләрнең 80 проценты шоферлар гаебе белән килеп чыга, менә шуның өчен алардан таләп тә зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев