Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шоферларга һәм сак хезмәткәрләренә таләп зур

Хезмәт базарында килеп туган киеренке хәлгә бәйле районның Мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итүгә бәйле программа кабул ителде. Аның кысаларында Үзәк эшсез гражданнарны төрле һөнәрләргә укыта. Хәзерге вакытта 30 кеше - сак хезмәте белгече, җидесе "С,Е" категорияле машина йөртүче (өчесе укып чыккан инде) белгечлекләрен үзләштерә. Экскаваторчы, трамвай йөртүче һөнәрләре...

Хезмәт базарында килеп туган киеренке хәлгә бәйле районның Мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итүгә бәйле программа кабул ителде.

Аның кысаларында Үзәк эшсез гражданнарны төрле һөнәрләргә укыта. Хәзерге вакытта 30 кеше - сак хезмәте белгече, җидесе "С,Е" категорияле машина йөртүче (өчесе укып чыккан инде) белгечлекләрен үзләштерә. Экскаваторчы, трамвай йөртүче һөнәрләре буенча да укулар планлаштырыла. Хәзерге вакытта газ казаннары операторы, ЭВМ операторы, чәчтараш һөнәрләренә укырга теләүчеләрне туплау алып барыла. Белем алу, юлда йөрү һәм яшәү - дәүләт хисабыннан.
"Бүгенге көндә сак хезмәткәрләре, машина йөртүче ваканцияләре бар, газ казаннары операторларына һәрвакыт таләп зур, - дип билгеләп үтте Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Иван Маклаков. -Экскаваторчы һөнәре дә югары бәяләнә. Эш бирүчеләр әлеге кадрларны эшкә теләп кабул итәләр".
Фото http://www.ugresh.ru/uvarxiv/2009/14/3606.jpg сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев