Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шофер вакыйга урынында һәлак булган

Район үзәгендә ике юл-транспорт һәлакәте булды, берсендә кеше гомере өзелде. Җомга, 14 ноябрь көнне, 22.35 сәгатьтә район үзәгенең Октябрь урамында 1986 елда туган БМВ-704 шоферы, Шоссе урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, тизлек режимын арттырып, юл читенә тәгәри. Нәтиҗәдә шоферның баш мие селкенә, умыртка сөяге каты бәрелә, ул Чистай район үзәк хастаханәсенә...

Район үзәгендә ике юл-транспорт һәлакәте булды, берсендә кеше гомере өзелде.


Җомга, 14 ноябрь көнне, 22.35 сәгатьтә район үзәгенең Октябрь урамында 1986 елда туган БМВ-704 шоферы, Шоссе урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, тизлек режимын арттырып, юл читенә тәгәри. Нәтиҗәдә шоферның баш мие селкенә, умыртка сөяге каты бәрелә, ул Чистай район үзәк хастаханәсенә озатыла. Автомашинасы исә, махсус автостоянкага куела.

- Ул 10 ел руль артында булса да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими боза. 2014 елда ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 150 тапкыр тоткарланды, шуның өстенә штрафларны да вакытында түләми, - дип сөйли Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гималетдинов.

16 ноябрь көнне килеп чыккан юл фаҗигасендә 44 яшьлек район кешесенең гомере өзелгән . Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында 34 яшьлек Ульян шәһәре кешесе идарә иткән КамАЗ (кран) автомобиле Нурлат шәһәренә бару юлында тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт итү полосасына чыга һәм каршысына килүче ВАЗ-21093 автомобиле белән бәрелешә. Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә җиңел автомобиль шоферы юл-транспорт һәлакәтендә алган имгәнүләрдән урында ук җан тәслим кыла. Шоферларның кайсы гаепле булуын тикшерү органнары билгелиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев