Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шофер туктарга теләми

Ял көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре район юлларында чираттагы рейдлар үткәрделәр. Бүлек җитәкчесе тарафыннан җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау, шулай ук районның авыл җирлекләреннән әйбер урлау очракларын кисәтү (исегезгә төшерәбез, Татарстанда авыл җирлекләре биналарын басу дулкыны көчәйде) бурычы куелды. - Көннең караңгы вакытында район...

Ял көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре район юлларында чираттагы рейдлар үткәрделәр.


Бүлек җитәкчесе тарафыннан җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау, шулай ук районның авыл җирлекләреннән әйбер урлау очракларын кисәтү (исегезгә төшерәбез, Татарстанда авыл җирлекләре биналарын басу дулкыны көчәйде) бурычы куелды.

- Көннең караңгы вакытында район юллары буйлап, өстәвенә трассаларда гына түгел, авыл территорияләре чикләрендәге юллардан хәрәкәт итүче барлык машиналар тикшерелде, - дип аңлатма бирә полиция башлыгы урынбасары Владимир Семенов.
14нән 15нче ноябрьгә каршы төндә Чистай-Нурлат юлында, Трудолюбово-МЮД борылышында полиция хезмәткәрләре "Ока" автомобилен туктатырга телиләр. Ләкин шофер алар тәкъдименә буйсынмый һәм машинасын куып китә, тик ерак китә алмый.

Шоферның ни өчен туктарга теләмәве шунда ук ачыклана, ул пассажиры кебек үк исерек хәлдә була. Машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына тапшыралар - аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм утыз мең сум күләмендә штраф көтә.
Өч көн буена дәвам иткән рейд барышында алты административ беркетмә төзелгән. Дүртесе - җәмәгать урынында исерек хәлдә булган өчен, икесе ЮХИДИ линиясе буенча - югарыда телгә алынган исерек машина хуҗасы һәм иминлек каешын эләктермәгән өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев