Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шигърият һәм чынбарлык

Шул көннәрдә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык талантларының икенче Бөтенроссия смотры лауреаты, район газетасының элеккеге редакторы Александр Заварихинның 80 яшьлек юбилеена багышланган чара үтте. Әлеге мәктәп укучылары Александр Васильевичның иҗаты һәм аның үзе белән яхшы таныш. Чөнки редакция ветераны мәктәптә еш кунак була, рус теле...

Шул көннәрдә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык талантларының икенче Бөтенроссия смотры лауреаты, район газетасының элеккеге редакторы Александр Заварихинның 80 яшьлек юбилеена багышланган чара үтте.


Әлеге мәктәп укучылары Александр Васильевичның иҗаты һәм аның үзе белән яхшы таныш. Чөнки редакция ветераны мәктәптә еш кунак була, рус теле һәм әдәбияты укытучылары балаларга белем бирүдә Заварихин әсәрләреннән еш файдаланалар. Бу көнне зур коридорда Александр Заварихинның картиналары, рәсемнәре урын алган иде. Укучылар пейзажларны, портретларны кызыксынып карадылар...
Журналист, шагыйрь, рәссамның юбилеена багышланган кичәгә аның дуслары, көрәштәшләре, элеккеге коллегалары җыелды. Мәктәп укучылары юбилярны һәм чакырылган кунакларны кул чабып каршы алдылар. Шулкадәрле игътибарны тоеп алар бераз югалып та калдылар, хәтта. Алып баручы Валентина Селезнева автор белән аның талантына мөкиббән китүчеләр арасында җылы аралашу мохиты тудырды. Шуның белән бергә яшь китап укучыларга тарих битләрен, әсәрләрдә чагылыш тапкан геройларның образларын ачарга ярдәм итте.
Мәгариф ветераны Николай Янилкин, Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов, районның туган якны өйрәнү музее мөдире Галина Бобкова, үзәкләштерелгән китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәймә Гатина һәм очрашуга Казаннан махсус кайткан МВД полковнигы Олег Маркин Александр Заварихин белән ничек аралашулары, тыгыз элемтәдә эшләүләре турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар иң мөһим нәрсәне - Ватанга тугры булган, гражданлык бурычын үтәгән һәм һәрьяклап талант иясе булган кешене кайдандыр читтән, зур шәһәрләрдән эзләргә түгел, ә андый шәхеснең безнең янәшәдә генә булуын билгеләп үттеләр. Александр Васильевичның иҗаты әйләнә-тирә мохитның матурлыгын күрергә, тоярга өйрәтә. Аның әсәрләре үткән еллар вакыйгаларын ачып сала һәм шулар белән бергә борчылырга мәҗбүр итә. Ә мәктәп укучыларының шигырьләргә үз ихтирамы.
Укучылар сәхнәдән юбилярның табигать, сугыш, бәхетле тормыш турындагы шигырьләрен укыдылар. Александр Васильевич һәр укучыга үзенең яңа "Мы дети военного тыла" китабын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Заварихин 3 нче Аксубай урта мәктәбе Бөтенроссия смотры лауреаты