Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәхес тәрбияләү – аның бурычы

Казанда "ТРның иң яхшы тәрбиячесе" бәйгесенең чираттагы этабы булып үтте. Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгедә безнең район беренче тапкыр катнаша. Бәйгедә катнашучы "Хыял" социаль приютының кабул итү бүлеге мөдире Гөлназ Сафина "Балаларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү" дип аталган проект эшләгәне өчен III дәрәҗә дипломга ия булды. Әлеге альбомда...

Казанда "ТРның иң яхшы тәрбиячесе" бәйгесенең чираттагы этабы булып үтте.
Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгедә безнең район беренче тапкыр катнаша. Бәйгедә катнашучы "Хыял" социаль приютының кабул итү бүлеге мөдире Гөлназ Сафина "Балаларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү" дип аталган проект эшләгәне өчен III дәрәҗә дипломга ия булды.
Әлеге альбомда берничә еллык материаллар тупланган. Монда приют коллективының ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар белән нинди эш алып барылуы, тәрбия процессына кертелгән һәркемнең эше бәян ителә. Мәсәлән, тәрбиячеләре белән бергә балаларның мәңгелек ут итәгенә венок куюлары, танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов белән очрашулары, Казанга барып шәһәрнең истәлекле урыннарны карап йөрүләре, дин әһелләре белән аралашулары тасвирланган. Бәйге комиссиясе әлеге проектны югары бәяләде һәм аны призлы урынга тәкъдим итте.
- Тугыз ел буена балалар белән эшләү дәверендә Гөлназ Сафина бай тәҗрибә туплаган. Белгеч буларак ул һәрчак камилләшүгә омтыла, - дип сөйли аның турында приют директоры Илүзә Гайнуллина Актив яшәү рәвеше яклы кеше буларак, Гөлназ район, республика күләмендәге төрле семинарларда, патриотик, рухи, табигый һәм кул астындагы башка материаллардан төрле әйберләр ясау методикасын кулланып, балаларның логик фикерләү сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән проектларда катнаша. Көндәлек эшендә дә ул барлык һөнәри идеяларын һәм алымнарын куллана.
-Приютта тәрбияләнүчеләр-гадәти булмаган балалар,-дип сөйли Гөлназ Наил кызы. Үз проектымда мин, балалар белән тернәкләндерү эшенә турыдан-туры кагылучы мөһим моментларны, тәрбиячеләрнең, үз алдыбызга куйган бурычларын чагылдырдым. Иң мөһим бурычлар-балаларга күңел җылысы белән ярдәм итү, аларның тормышка карата фикерләренә тәэсир итү. Киләчәктә бу балалар көчле рухлы, тәртипле, тәрбияле, кешеләрне, үз йортларын, туган якларын яратучы кешеләр булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев