Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шатлык бүләк иткән ункөнлек

Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү көч-дәрт өсти, кәефне күтәрә. Моны бу атнада тәмамланган инвалидлар ункөнлегендә катнашучылар да исбатлады. Яшьләр үзәгендә шахмат буенча район беренчелеге узды. Интеллектуаллар ярышында Илья Благородный бәхәссез лидер булды. Сүз уңаеннан, бу кешене ункөнлек батыры дип атарга була, чөнки күп төр ярышларда җиңү яулаучылар арасында аның исеме...

Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү көч-дәрт өсти, кәефне күтәрә.

Моны бу атнада тәмамланган инвалидлар ункөнлегендә катнашучылар да исбатлады. Яшьләр үзәгендә шахмат буенча район беренчелеге узды. Интеллектуаллар ярышында Илья Благородный бәхәссез лидер булды. Сүз уңаеннан, бу кешене ункөнлек батыры дип атарга була, чөнки күп төр ярышларда җиңү яулаучылар арасында аның исеме берничә тапкыр кабатлана.
Икенче күрсәткечкә Федоровка махсус интернат-йортында яшәүче Альберт Бикмөхәммәтов иреште. Өченче урын өчен көрәш үтә киеренке булды. Шахмат баталияләре нәтиҗәләренә таянып, хөкемдарлар коллегиясе өченче урынны ике катнашучыга бирергә булды. Болар студент Алмаз Камилов һәм Федоровка махсус интернат-йорты вәкиле Валерий Буланкин.
ДОСААФ район бүлеге тирында пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда катнашучыларны колач җәеп каршы алдылар. Илья Благородный төз атып һәм төгәллек күрсәтеп, көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмады. Җиңүчегә ДОСААФ район бүлегеннән Мактау грамотасы тапшырылды.
"Юность" универсаль спорт залында да мавыктыргыч ярышлар үтте. Монда Федоровка махсус интернат-йортында яшәүчеләр иң актив катнашучылар булдылар. Алар ярышлардан әйтеп бетергесез шатлык-сөенечләр алдылар.
Дартс буенча турнир да шулай ук кызыклы үтте. Әлеге спорт төре Федоровка махсус интернат-йортында популяр. Биредә яшәүчеләр аның белән социаль учреждениенең тренажер залында шөгыльләнәләр. Алар үзләренең күпкә көчле булуларын күрсәттеләр. Ир-атлар арасында иң яхшы күрсәткечкә Сергей Савельев иреште. Икенче һәм өченче урыннарны Александр Панин һәм Владимир Усаков үзара бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында Рәзилә Сафина җиңүгә иреште, Любовь Малкова икенче урында. Хатын-кызлар арасында үткән армреслинг буенча көч сынашу нәтиҗәләре дә шундый ук.
Армспорт ярышлары ир-атлар арасында күпкә киеренкерәк узды. Монда да Илья Благородныйга тиңнәр булмады. Сергей Савильев икенче, Александр Панин өченче урында.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган ярышларга бөтен коллектив белән килгән махсус интернат-йорт кешеләре спортның тагын бер төрен - теннисны үз итәләр икән. Соңгы елларда Татарстанда колач алган теннис катнашучылар өчен җиңел бирелмәде. Шуның өчен бу уенны теләүчеләр генә уйнады.
- Икенче юлы, һичшиксез, районның иң көчле теннисчысын кара-каршы уйнарга чакырам, - дип шаяртты социаль учреждение вәкиле. - Әйе, әлбәттә инде, башта яхшы итеп әзерләнергә кирәк...
Ярышларда катнашучыларны бүләкләү тантаналы мохиттә үтте. Көчле алкышлар астында алар яшьләр эше һәм спорт бүлеге, район башкарма комитеты исеменнән Мактау грамоталары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев