Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шатлык бүләк итәчәк аллея

Шимбә көнне аксубайлылар "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты - республиканың урман ресурсларын кабат торгызу гына түгел, шулай ук гражданнарда урманнарга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын яшел үсентеләрне саклау проблемаларына җәлеп итү. Табигатьне саклау акциясендә район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Ул "Аксубай урманы" җитәкчесе Геннадий...

Шимбә көнне аксубайлылар "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.


Акциянең максаты - республиканың урман ресурсларын кабат торгызу гына түгел, шулай ук гражданнарда урманнарга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын яшел үсентеләрне саклау проблемаларына җәлеп итү.
Табигатьне саклау акциясендә район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Ул "Аксубай урманы" җитәкчесе Геннадий Артамонов белән чыршы үсентесе утыртты.

- Истәлек булып калсын, бу яшел аллеяны балаларыбыз һәм оныкларыбызга күрсәтербез, - диде Камил Камалович.
Мазилин урамы буйлап сузылган аллеяны алтмыш чыршы бизәп торачак. Акциядә район үзәгендәге барлык оешмаларның да катнашуы сөендерде, төш вакытына чыршыларның төз рәте район хастаханәсенә кадәр сузылды.

- Беренче карашка, монда чыршыларның матур булып үсеп китү өчен шартлар яхшы. Алар машиналардан газ бүленеп чыгуга, даими тавышка карамастан, яхшы үсәчәк, - дип сөйли "Аксубай урманы" ГБУ җитәкчесе урынбасары Юрий Сазонов, - үсентеләр өчен һава торышы да яхшы булды.

Акция 20 октябрьгә кадәр сузылачак, менә шуның өчен теләгән һәр кеше "җирдә үз эзен калдыра алачак". Урман хуҗалыгы белгечләре тагын тубылгы үсентеләрен дә утыртырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев