Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шартлар бар, эшләргә кирәк

Дүшәмбе көнне «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Трудолюбово» бүлегендә республика зона семинар-киңәшмәсе үтте. Семинар терлекләрне кышлату нәтиҗәләренә, терлекләр сакланышы һәм көтүне яңартуны яхшырту мәсьәләләренә багышланды. Зона семинарына республика районнарыннан УСХиП белгечләре, ветберләшмә начальниклары, селекция-нәсел хезмәте белгечләре (СПС), терлекче-белгечләр чакырылган иде. Семинар Трудолюбово авыл мәдәният йортында башланды. Аны УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов ачты. «ВАМИН-Аксу»...

Дүшәмбе көнне «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Трудолюбово» бүлегендә республика зона семинар-киңәшмәсе үтте.


Семинар терлекләрне кышлату нәтиҗәләренә, терлекләр сакланышы һәм көтүне яңартуны яхшырту мәсьәләләренә багышланды.
Зона семинарына республика районнарыннан УСХиП белгечләре, ветберләшмә начальниклары, селекция-нәсел хезмәте белгечләре (СПС), терлекче-белгечләр чакырылган иде.
Семинар Трудолюбово авыл мәдәният йортында башланды. Аны УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов ачты.
«ВАМИН-Аксу» ООО генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин агрофирмада терлекчелекне үстерү турында сөйләде.
Комплекс начальнигы Өлфәт Миндубаев «Трудолюбово» терлекчелек комплексында терлекләрне асрау технологияләренә һәм кышлатуны уңышлы үткәрүгә җентекләп тукталды.
ТР СХиП министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады. Ул республиканың, бигрәк тә Кама аръягы зонасында терлекчелек тармагындагы хәлгә тулы анализ ясады. Нәҗип Нәкип улы сүзләренә караганда, республикада терлекчелекне үстерү өчен барлык шартлар тудырылган, бары тик оештыру мәсьәләләре һәм алдынгы технологияләргә аерым игътибар бирергә генә кирәк.
ТР МСХиП ның терлекчелектә баш дәүләт авыл хуҗалыгы нәсел эше идарәсе начальнигы Илсур Закиров районнар буенча көтүне яңартуга кагылышлы конкрет анализ белән чыгыш ясады.
Семинарның гамәли өлеше «Трудолюбово» терлекчелек комплексы бинасында үтте. Монда белгечләр терлекчелекне алып бару технологияләрен практикада күрсәттеләр.
Агрофирманың баш зоотехнигы Мәүлет Сәрвәртдинов ашату рационнары, терлекләрне төркемнәргә туплау турында сөйләде.
СПС начальнигы Усман Нигъмәтуллин чыгыш ясап, орлыкландыру, бозаулаган сыерларны исәпкә алу журналларына һәм орлыкландыру технологияләренә тукталды.
Ветберләшмә начальнигы Сәмигулла Мостафин профилактик ветеринария һәм терлекләрне дәвалау чаралары турында сөйләде, биредә үк ветеринария табиблары яшь терлекләр үсешенә югары нәтиҗәлелек биргән бозауларның мөгезләрен кисү алымын күрсәттеләр.
УСХиП ның терлекчелек бүлеге белгече Миниршат Алимов җыелучылар алдында сыерлар рационы, саву технологияләре һәм җилен ялкынсыну авыруын профилактикалау мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.
Биопрепаратлар җитештерү белән шөгыльләнүче вәкилләр терлекләрнең продуктлылыгын арттыру мөмкинлеге биргән үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ВАМИНАксу» агрофирмасы