Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шалтыратып белеш

Июнь аенда район үзәгендә тиешсез җирдә тәмәке тарткан берничә кешегә штраф салынган. Мондый урыннарны эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр бик яхшы белергә тиеш. Нәкъ менә алар "Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке тартудан килгән зыяннан саклау" турындагы Федераль канун нормаларын бозган өчен зур күләмдә штраф түләргә мәҗбүр булачак. Тәмәке тартуны тыя...

Июнь аенда район үзәгендә тиешсез җирдә тәмәке тарткан берничә кешегә штраф салынган.


Мондый урыннарны эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр бик яхшы белергә тиеш. Нәкъ менә алар "Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке тартудан килгән зыяннан саклау" турындагы Федераль канун нормаларын бозган өчен зур күләмдә штраф түләргә мәҗбүр булачак.

Тәмәке тартуны тыя торган Канунны бозган өчен гражданнар 1000-1500 сум, балигъ булмаган яшүсмерләргә тәмәке биргән сатучы 8-10 мең сум, юридик затлар 80-90 мең күләмендә штраф түләргә тиеш булачак, өстәвенә продукциясе дә тартып алыначак.

Юридик затлар һәм эшкуарларга тәмәкене кайда тартырга ярый, кайда ярамый дип уйлап баш ватасы юк. Әлеге мәгълүматны Россия кулланучылар күзәтчелегенең Казан шәһәрендәге идарәсенә түбәндәге телефон аша шалтыратып белергә мөмкин: 8(843)236-94-11.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге канун нигезендә, хәзер район үзәгендә урнашкан кафеларда тәмәке тарту тыела. "Тәмәке тартырга ярамый" дигән билгеләр җәмгыять куллану урыннарында, тулай торак биналарында һәм эш урыннарында күптән эленеп торырга тиеш инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев