Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шагыйрьне зурлап искә алдылар

Аксубай районы якташыбыз, татар халык шагыйре, халык эшлеклесе, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның 115 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Кармәттән планетага кадәр Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Иске Кармәт авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Укырга һәм язарга аны әтисе өйрәтә, аннан соң авыл мәктәбендә белем ала....

Аксубай районы якташыбыз, татар халык шагыйре, халык эшлеклесе, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның 115 еллыгын зурлап билгеләп үтте.


Кармәттән планетага кадәр

Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Иске Кармәт авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Укырга һәм язарга аны әтисе өйрәтә, аннан соң авыл мәктәбендә белем ала. 1914 елда абыйлары Хәсәнне үзләре белән Уралга алып китәләр, монда ул бакыр чыгаруда эшли. Аның автобиография мәгълүматларыннан билгеле булганча, шагыйрьнең белем алуында татар белем бирү биналарының берсе - "Галия" Уфа мәдрәсәсе мөһим роль алып тора. Монда ул яшь шагыйрь, мәдрәсә шәкерте Шәехзадә Бабичның әдәби-музыкаль түгәрәгенә йөри. 1915 ел башында танылган язучы Галимҗан Ибраһимов аның әдәбият укытучысы була. 1918-1928 нче елларда Хәсән Туфан Себер, Урал, Казан мәктәпләрендә белем бирә. Ә инде 1928-1930 нчы елларда Хәсән Туфан Кавказ һәм Урта Азия республикалары буенча сәяхәт итә. 1930-1934 нче елларда Хәсән Туфан татар радио комитеты мөхәррире булып эшли. Аннан соң берничә ел рәттән - "Казан утлары" журналының җаваплы сәркәтибе була. 1940 нчы елда Хәсән Туфан нигезсез рәвештә репрессияләнә һәм озак елларга туган ягыннан һәм туган әдәбиятыннан мәхрүм ителә. 1956 нчы елда гына шагыйрь Казанга кайта.

Туфанның шигырьләре 1924 нче елда ук басыла башлый. Ә инде 2-3 елдан соң аның турында укучылар да, тәнкыйтьчеләр дә, әдәби җәмәгатьчелек тә сөйли башлый. Ул беренчеләрдән булып гади эшче, аның хезмәте һәм көрәш темасын татар поэзиясенә кертә. 1920-30нчы елларда ул "Урал эскизлары", "Ике чор арасында", "Бибиевлар" һ.б. зур әсәрләр иҗат итә. Хәсән Туфан татар поэзиясенең энҗе бөртегенә тиң булырлык шактый әсәрләр авторы. 1964 нче елда иҗат иткән "Сайланма әсәрләр" шигырьләр җыентыгы өчен Хәсән Туфанга 1966 нчы елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Х.Туфан 1981 нче елның 10 июнендә Казан шәһәрендә бакыйлыкка күчә.

2010 нче елда Хәсән Туфанның 110 еллыгына Кояш системасының кече планетасына татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфан исеме бирелә. Татарстан Республикасы Мәдәният министры Зилә Вәлиева шул турыдагы таныклыкны даими саклау өчен Милли музейга тапшыра, ә аның күчермәсе Хәсән Туфан музей-йортында саклана.

Кече ватанында

9 нчы декабрьдә Туфанның туган авылы - Иске Кармәт кунаклар кабул итте.

2000 нче елда шагыйрьнең музей-йорты ачылды. Музей территориясе шагыйрьнең бала чагы үткән чорны хәтерләтә. Музей-йортны төзү һәм ачуга күренекле якташларыбыз Роза һәм Миргалим Туфитуловлар, Әнвәр Хәйри, Роза Хәбибуллина, Рифкат Кашапов, Рушания Миңнеханова үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Шагыйрьнең кече ватанына күренекле мәдәният эшлеклеләре - журналист, атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Туфитулова, Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Рәдиф Гаташ, шагыйрь, журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов, язучы Нәбирә Гыйматдинова, "Идел" журналы мөхәррире Радик Сабиров һәм әлеге басма хезмәткәре Вәсилә Гыйматдинова, "Биләр" фонды җитәкчесе Рифкат Кормашов, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә Аксубай якташлары бүлекләре җитәкчеләре Рәис Галимов һәм Марат Гарифуллин, Хәсән Туфанның туганнары - улы Айрат һәм оныгы Тимур белән Сәгыйдә Әхмәтова, ире һәм балалары белән туганнан туганының оныгы Дилбәр килде. Әйтергә кирәк, алар үзләренең тарихи туган төбәкләрендә беренче тапкыр булдылар.

Монда мәртәбәле кунакларны ипи-тоз, Мокшинодан Гузәл Шәрәфетдинова һем аның улы Самат башкаруында Газиз Кашаповның "Киек каз юлы" романыннан әдәби композиция белән каршы алдылар. Хәсән Туфанның яраткан чишмәсе - Кармәт авылы чишмәсе суыннан кайнатылган чәй белән сыйладылар. Музей-йорт директоры Энҗе Туктарова кунакларны музей белән таныштырды. Шагыйрь монументы янында аны искә алу митингы булды, кунаклар һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар.

Туфанны якташлары онытмый

Хәсән Туфанның иҗат кичәсенә йөзләгән кеше җыелды. Район Мәдәният йорты фойесында район үзәк китапханәсе искиткеч күргәзмә оештырган. Монда Туфан туган ягы табигатенең бер почмагы гәүдәләндерелгән иде, шулай ук аның әсәрләре урын алган. Шагыйрьнең туган ягына һәм аның табигатенә карата саекмас мәхәббәте турында сәхнәдән Роза Туфитулова сөйләде: иҗат төркеме белән Туфан турында тапшыру төшерергә килгәч, алар гаҗәпкә калалар - шагыйрь чәчәкләр, каеннарга кагылып, үзенең аларны ни дәрәҗәдә сагынуын белдерә, алар белән сөйләшә.

Иҗат кичәсен ачкан район башлыгы Камил Гилманов, Хәсән Туфан музее Казаннан Аксубайга кергән якта урнашкан, монда мәртәбәле кунаклар бик еш була, дип әйтте.

- Аксубай төбәге Хәсән Туфан, Әнвәр Хәйри, Рәис Беляев, Газиз Кашапов, Ефрем Еллиев, Михаил Саниэль һәм бүгенге чарада кунак буларак катнашкан, районны республикада гына түгел, ә инде аның чикләрендә дә таныткан яшь талантларны биргән. Без якташларыбыз белән горурланабыз!

Туфан турындагы истәлекләр

-Миңа унике яшь иде, бервакыт әбиемнең "Чаян" журналын укып утырганда: "Хәсәнебез кайткан бит", дип сөенгәнен хәтерлим, әлбәттә инде мин сүзнең кем турында баруын аңламадым. Бары тик берничә ел үткәч кенә әлеге кешенең күпме михнәт кичүенә төшендем, - дип сөйләде Роза ханым Туфитулова. Роза Туфитулова мәшһүр якташыбыз язмышы турында "Кайсыгызның кулы җылы" дип аталган китап бастырып чыгара.

Аралашу вакытында аның тормыш иптәше Миргалим, Хәсән Туфанның музей-йорты белән хозурланып, мәсәлән, иҗади интеллигенция өчен туристик маршрутлар оештыру турындагы фикерен белдерде. Ә бит Аксубай районында тарихи урыннар бихисап.

-Хәсән Туфанның нәсел тамырлары Карасу авылы белән дә тоташкан. Аның әнисе безнең авыл кызы булган, - дип сөйләде язучы Нәбирә Гыйматдинова. - Әлеге нәселдән булган авылдашы хәтта Хәсән Туфанга бик тә ошаган.... Шагыйрьнең иҗаты әле бүген дә өйрәнеп бетелмәгән. Туфан саф күңелле, гадел шагыйрь иде.

-КДУның журналистика факультеты студенты буларак, без бер төркем егетләр Туфан белән танышу өчен аның өенә бардык. Олы шәхес безне өстәл янында көнбагыш чиртеп утырган килеш каршы алды. Аннан соң без Туфанда кунакта еш була идек, - дип искә алды Хөсәен Вәлиәхмәтов.

Рифкат Кормашов, Рәис Галимов, Марат Гарифуллин һ.б. кунаклар якташлары өчен горурланып, район җитәкчелегенә рәхмәт белдереп чыгыш ясадылар.

Аннан соң сәхнәгә Хәсән Туфанның туганнары күтәрелде.

-Хәсән абыйный 115 еллыгына без музей-йортка, беренче чиратта, Татарстан Республикасының Тукай исемендәге лауреат дипломын һәм Габдулла Тукай орденын тапшырабыз, алар башка экспонатлар арасында лаеклы урын алыр, - дип әйтте шагыйрьнең бертуганының кызы Сәгыйдә Мөхетдин кызы Әхмәтова. Туганнар орденны озак еллар саклаганнар һәм бүгенге тантанада музейга тапшырырга карар кылганнар.

Хәсән Туфанның якын туганнары музей директорына тагын бер кыйммәтле бүләк - Коръән китабын бүләк иттеләр, Туфан әлеге китаптан беркайчан да аерылмаган, шулай ук алар аның 90 еллыгына ясалган барельефын, Туфанның яраткан төсе - төбендә яшел төстәге кара калган кара савытын, ике кул белән басу машинкасын, Габдулла Тукай автографы белән Туфанга тапшырылган портретны да бүләк иттеләр.

-Хәсән Туфанның юбилей елында музей-йорт Мәдәният министрлыгыннан, Татарстанда иң яхшы музейларның берсе буларак "РИТЭК" компаниясеннән грант отты. Якташыбыз меценат Шамил Яһудин шагыйрь һәйкәлен мәрмәр белән реставрацияләүдә ярдәм итте, хәтта шагыйрьнең дүрт юллык шигыре белән гравировка да ясадык. Район җитәкчелегенә һәм тантананы үткәрүдә катнашучы һәр кешегә зур рәхмәт белдерәбез, - диде район Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов.

-Музейда ел дәвамында юбилей чаралары күп үткәрелде, ә шагыйрь туган көнне үткәрелгәне озакка истә калырлык булды, - дип билгеләп үтте музей директоры Энҗе Туктарова. - Музейда Хәсән Туфанның шәхси әйберләреннән тупланган өч меңнән артык экспонат бар. Шагыйрьне искә алу көнендә аның кардәшләре музейга бүләк иткән экспонатлар лаеклы урын алачак.

Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр, укучылар һәм үзешчән артистлар чыгышы бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев